Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эшчәнлекне киңәйтергә ниятлиләр

«Түбән Кама» сәнәгать паркы резидентлары буларак өч зур компания теркәләчәк.

Европада беренче булачакбыз 

Проектлар быел гамәлгә ашырыла башлаячак. Резидентларның берсе «Айрон» тимер конструкцияләр предприетиесе булачак. Оешма 70 миллион сумга җитештерү цехы төзергә ниятли. Тагын бер резидент «Ай-флекс» компаниясе йомшак төргәк җитештерә. Аның инвестицияләре 1,9 миллиард сум тәшкил итәр, дип көтелә. Өченче компания «Умные машины» суыткычларын ясау белән шөгыльләнә. Бу проектка оешма 1,5 миллиард сум кертергә һәм 1 мең эш урыны булдырырга ниятли.
Шулай ук эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге мәгълүматы буенча, Түбән Камада төзеләчәк үтә нәзек синтетик эрләгән җеп җитештерү заводы илдә һәм Европада бердәнбер булачак. «Микрофибра» компаниясе елына 4 мең тирәсе тонна продукция чыгарырга планлыштыра. Завод бу елның дүртенче кварталында сафка басачак дип көтелә. 369 кеше эш урыны белән тәэмин ителәчәк. Предприятие төзелешенә 2,7 миллиард сум акча кертеләчәк.
Бүгенге көндә «Түбән Кама» паркында барлыгы 20 резидент теркәлгән. Алар 7,7 миллиард сумлык 21 проектны уңышлы тормышка ашыра.

Үзмәшгульләрне онытмыйлар

Сүз уңаеннан, үзмәшгульләр өчен «Гаилә» паркында сәүдә урыннары булдырырга ниятлиләр. 1 майдан 2 сентябрьгә кадәр анда чатырлар торачак.Бу хакта Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев хәбәр итте.
– Сәүдә урыннары бушлай бирелә. Әлеге чара үзмәшгульләргә үз сатып алучыларын табарга, эшмәкәрлекне үстерергә ярдәм итәчәк. Бүгенге көндә иң зур мәсьәлә – җитештергән товарны сату, – дип аңлата Радмир Беляев.
Сәүдә урыны булдырырга теләүчеләр гаризаны күп функцияле үзәктә урнашкан эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәгенә тапшыра ала (Мәктәп Бульвары ур., 2а) яки bmfz@tatar.ru электрон адресына хат белән юлларга була. Шулай ук 8(8555)35-05-55 (өстәмә 1004); 8-987-298-76-87 (Элина Першина) номерларына шалтыратырга да мөмкин.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев