Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эш дәвам итәчәк әле

Шәһәребездә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында зур эшләр башкарырга ниятлиләр.

Чистай ягыннан шәһәргә керә торган, Афанас аша үтүче машина юлы төзекләндереләчәк. Актүбә, Вокзал урамындагы юллар да яңартылачак. Бакчачылык ширкәтләре, авыл җирлекләре юлларын тәртипкә салу белән бәйле программаларны гамәлгә ашыру да дәвам итәр, билгеле. Бу эшләргә 1 миллиард 575 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.
«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында Түбән Кама муниципаль районында 68 ишегалды төзекләндереләчәк. Тулаем алганда, 2021 елда шәһәрдә һәм районда 44 төзелеш һәм капиталь ремонт программасы буенча эш барачак. Аларга 50 миллиард сумнан артык акча тоту каралган.
Җәмәгать транспорты эшен яхшырту мөһим бурыч булып тора. Хәзер мәсьәләне хәл итүнең практик өлешенә керешкәннәр.
«Татнефть» вахта һәм шәһәр маршрутларын бердәм муниципаль челтәргә берләштерү буенча тәкъдимне хуплаган.
Шәһәр җитәкчелеге мәдәният өлкәсендә дә эшне көчәйтергә тырыша. Сухрау авыл мәдәният йортын һәм шәһәрнең 2 нче балалар музыка мәктәбен капиталь төзекләндерү көтә.

Фото: https://vk.com/tubenkama

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев