Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эш дәвам итәчәк

Һава шартлары яхшы булса, бакчаларга автобуслар 21 апрельдән йөри башлаячак. Узган елдагыча, ташлама белән йөрү мөмкинлеге сакланачак. Бу хакта Түбән Кама шәһәре һәм районы җитәкчеләре киңәшмәсендә шәһәр мэры Айдар Метшин сөйләде. Татарстанда бакчачыларга ярдәм итү программасы 2017 елдан тормышка ашырыла. Түбән Кама районы аны гамәлгә кертүдә зур уңышларга ирешкән. Проектны...

Һава шартлары яхшы булса, бакчаларга автобуслар 21 апрельдән йөри башлаячак. Узган елдагыча, ташлама белән йөрү мөмкинлеге сакланачак. Бу хакта Түбән Кама шәһәре һәм районы җитәкчеләре киңәшмәсендә шәһәр мэры Айдар Метшин сөйләде.
Татарстанда бакчачыларга ярдәм итү программасы 2017 елдан тормышка ашырыла. Түбән Кама районы аны гамәлгә кертүдә зур уңышларга ирешкән.
Проектны тормышка ашыру эше белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин җитәкчелек итә. Узган елда безнең районга республика бюджетыннан 75 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Аңа бакчаларны су белән тәэмин итү эшләре башкарылган, чүп-чар өчен 158 контейнер һәм бункер сатып алынган, һ.б. эшләнгән. 13 миллион сумга 5 километр электр белән тәэмин итү линиясе төзекләндерелгән, 6 трансформатор подстанциясе урнаштырылган. 2017 елда шулай ук Долгое күле буендагы юлның бер өлешенә асфальт җәелгән. Бу юлдан 12 ширкәт бакчачылары файдалана.
«Су белән тәэмин итү, электр челтәрләрен төзекләндерү кебек эшләрне дәвам итәчәкбез. 106 нчы, 106 Д һәм 121 А маршрутлары буенча юлларга да капиталь ремонт ясалачак. Әлеге чаралар 21 бакчачылык ширкәтенә ярдәм итәчәк», - диде Айдар Метшин.
Киңәшмәдә, авыл җирлекләре үрнәгендә, бакчачылар арасында да үзара салым кертү тәкъдиме турында әйтелде. Шуларны да кушкач, республика бюджеты бүлеп биргән акчага күбрәк эш башкарырыга мөмкин булачак.
 

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев