Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ерак араны кыскартып

Елантауның Шешма елгасы аша төзелгән күперне ачу тантанасы узды. Әлеге вакыйганы кешеләр 20 елдан артык көткән.

Хәзерге вакытта Елантауда 710 кеше яши. Мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, администрация елганың уң ягында урнашкан. Элек анда барып җитәр өчен, ерактан әйләнеп узарга туры килгән. Авыл җитәкчелеге тимер күпер салдырып караган, тик аннан елгага төшеп батучылар булган.
Күпер пластиктан ясалса да, бик чыдамлы һәм уңайлы диләр. Ул материал 30 градус салкынга да, 40 градус эссегә дә бирешмәячәк. Күпернең озынлыгы – 95 метр, киңлеге ике метр тәшкил итә. Кышын елганы боз каплагач, күперне сүтеп алачаклар. Шунысы да бар: ул бары тик җәяү йөрү өчен төзелгән. Автомобильдә, мотоциклда авыл янындагы тимер-бетон күпердән узарга туры киләчәк.
Күперне ачу чарасында катнашкан Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин; ТРның Дәүләт Советы депутаты, «ТАИФ» предприятиесе генераль директоры урынбасары Руслан Гыйззәтуллин,«Нижнекамская ТЭЦ (ПТК-1)» директоры Сергей Олюнин һәм әлеге күперне җитештергән «ЕНКА» төрек компаниясе вәкилләре күпернең озак еллар буе кешеләргә хезмәт итүен теләделәр, алга таба да халык ышанычын акларга вәгъдә бирделәр.

Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев