Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җентекләп тикшерделәр

Махсус комиссия әгъзалары шәһәрдә һәм районда 60 мәктәпне, сигез өстәмә һәм ике югары белем бирү йортының уку елына әзерлекләрен тикшерде. Төрле хезмәт белгечләре биналарның хәленә, рәсми документларга, белем бирү программаларына игътибар бирде.

Полиция хезмәткәрләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, табиблар – уку елына әзерлекне һәр яктан җентекләп тикшерделәр. Бигрәк тә янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлеше мөһим. Сирена эшләргә, запас чыгу юлына күрсәткечләр һәм төтен суыргычлар булырга тиеш. Комиссиядәге 20 белгечнең һәркайсы үзенә кагылышлы өлкәгә игътибар итте: мәктәпләрдә башлангыч сыйныфлар өчен юл кагыйдәләре буенча мәгълүмат күрсәтеләме, укыту программалары үзенчәлекләре исәпкә алынамы, коллектив кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгәнме һ.б.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X