Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җен кызы харап итә язган

Бала чактагы булган бер вакыйга искә төште әле. Күп еллар элек авылдагы йортның кече ягын төзергә шәһәрдән җизни кайтты. Бик яхшы балта остасы иде ул. Бала вакыт булса да, бу вакыйга яхшы истә калган. Җәй көне булганлыктан, җизни печәнлектә йокларга ярата иде. Тәмле печән исләре, салкынча, саф һава, бер сүз белән әйткәндә дөнья рәхәте.

Шулай гамьсез генә йоклап ятканда, җизни янына бик чибәр кыз килеп, үзе артыннан чакыра икән. «Минем яныма кил, матур тарак белән чәчләреңне тарармын», – ди. Бу җен кызы сихри көч белән һаман үзенә тарта икән. Шулай итеп, җизни кыз янына барам дип, түбә авызыннан җиргә мәтәлә дә, нәрсәгәдер башын бәрә. Китә баштан кан. Берни аңламаган җизни «помогите» дип кычкырган. Ярый әле сыер ишетеп, мөгрәп куя. «Мин русча аңламыйм», – диюе булгандыр инде. Шуннан соң гына, җизнинең авылда икәне исенә төшә һәм ул йорт ишеген шакый.
Тавышка әнкәй йөгереп чыкса, ишек артында канга баткан җизни басып тора. Әнкәйнең секунд эчендә башыннан нинди генә уйлар үтми. Нәрсә булган, берәрсе кыйнап кайтарганмы, урамга чыккан булса, башына сукканнармы? Артыгын сораштырмый гына әнкәй җизнинең башын кер сабыны белән юып яхшылап бәйләп куя. Кер сабынының микробларны үтерергә сәләтле икәнен каян белгән?! Аның файдасы турында хирургия бүлегендә эшләгәндә күп ишеттем. Пешкән урыннарны кер сабыны (75 процентлысы белән) белән юарга киңәш ителә. Белмәсәгез белегез, җизнинең ярасы тиз төзәлеп, йортны җиткереп бетерергә насыйп булды. Ул күптән вафат инде, урыны җәннәттә булсын.
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев