Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Еллар алга таба дәшә

Кулыгыздагы бу газета – «Туган як»ның узып баручы елда чыккан соңгы саны. 2018 ел, әнә шулай, үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән үтте дә китте, артта калды. Еллар алмашынганда, вакыт агышын беразга гына туктатып, үткәннәргә күз саласы, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясыйсы килә. Бу – киләчәккә планнар кора торган вакыт та әле. Чөнки мәгълүм җырдагыча «Юллар, юллар алга таба дәшә...» дигәндәй, юллар гына түгел, еллар да алга дәшә. Әйдәгез әле, без дә бераз истәлекләрне яңартыйк, киләчәк турында уй-хыялларга бирелик. Ә бу хакта кайбер шәһәрдәшләребездән интервью алу эшен Кыш бабайга тапшырыйк. Еллар кул кысышкан мизгелләрдә, ул түбәнкамалыларның кайберләренә сораулар биреп, алардан узган елда нинди истәлекле вакыйгаларга бай булуы, киләчәккә планнары белән кызыксынсын.

Фәрһад САФИУЛЛИН, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының җәмәгать оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге начальнигы:
– Һәр узган ел кеше тормышында төрле әһәмиятле вакыйгалары белән истәлекле. 2018 ел минем өчен үзгәрешләргә бай булды: эш өлкәсен алыштыру, яңа максат һәм бурычлар, танышулар, эшлекле сәфәрләр белән истә калды ул. Түбән Кама муниципаль районында милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуда уңай нәтиҗәле эш алып барыла. Бу уңайдан, шәһәребездәге милли-мәдәни оешмалар эшчәнлеген үрнәк итеп куярга мөмкин. Түбән Кама Халыклар дуслыгы йортында тагын ике шатлыклы вакыйга булды – мариларның һәм дагестанлыларның милли-мәдәни оешмалары ачылды. Шәһәркүләм чараларда һәм грантларда катнашу өлкәсендә коммерциячел булмаган оешмалар белән эшчәнлек яңача үзгәртелде, төрле заманча алымнар кертелде. 
Яңа ел яхшы хәбәрләр, сөенечле вакыйгалар алып килсен! 2019 елда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын!

Мөнир МИҢНУЛЛИН, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:
– Узган ел авыл хуҗалыгы тармагы истәлекле вакыйгаларга бай булды. Иң беренчесе, һава шартлары кыен булуга карамастан, игенчелектә дә, терлекчелектә дә уңышларыбыз күз алдында: икмәкне дә, итне дә, сөтне дә җитәрлек күләмдә әзерләдек. Хөкүмәтебезгә рәхмәт, хезмәт кешесен кайгыртып тора. Хәзерге вакытта алдынгы эшчеләргә акчалата бүләк бирү республикада күркәм гадәткә әйләнде. «Иң яхшы комбайнчылар»ы рәтендә районыбыздан 9 алдынгы комбайнчыга 50 мең сум күләмендә премия бирелде. «Иң яхшы авыл хуҗалыгы белгече» исеменә республикадан сайланган 100 белгеч арасында Түбән Кама районыннан да 5 белгеч бар. Аларга 100 мең сум күләмендә грант бирелде. Үз эшләрен башлаучы фермерлардан өч райондашыбызга, шулай ук, акчалата ярдәм бирелде. Әнә шундый уңай күренешләрне саный китсәң, шактыйга җыела.
Киләсе яңа елда да барлык авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә, белгечләргә, фермерларга, игенчеләргә, терлекчеләргә, механизаторларга, гомумән, барлык хезмәтчәннәргә сәламәтлек һәм уртак эшебездә уңышлар телим!

 Гөлсинә ГАЛИУЛЛИНА, «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе:
 – Узган ел истә калырлык вакыйгаларга бай булды. Шуның иң беренчесе – мине «Ак клфак» иҗтимагый оешмасына җитәкче итеп сайладылар. Күп вакыт һәм җаваплылык сорый торган эш. Милли гореф-гадәтләрне саклау, яңарту, җәмгыятьтә хатын-кызларга кагылышлы проблемаларны хәл итүгә актив катнашу һәм, әлбәттә, без – хатын-кызларга турыдан-туры кагылышы булган яшь буынны тәрбияләү бурычы тора безнең алда. Яшь буынга тәрбия бирү дигәннән, иң беренче чиратта, яшьләребезне милли гореф-гадәтләр үрнәгендә үстерү, йолаларыбыз белән таныштыруны күз уңаенда тотам. Яшьләрне шәһәр күләмендә үткәрелә торган күпсанлы милли чараларга киңрәк җәлеп итәргә иде. Киләчәктә милли җанлы булып үссеннәр, ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне үтәсеннәр. 
Киләсе елга планнарыбыз күп. Аларның байтагы балалар белән эшләүгә кагылышлы. «Каз өмәсе» кебек күркәм чаралар үткәрү дә күздә тотыла. «Ак калфак» ансамбле оештырып, анда татар халык җырларын өйрәнү, оешмага хатын-кызларны күбрәк тарту, авылларда яшәүчеләрне дә җәлеп итү – алга куелган бурычларның иң әһәмиятлеләредер, мөгаен. 
Яңа елда «Туган як»ны укучыларның барысына да сәламәтлек һәм уңышлар телим!

Айдар ХӘМЗИН,Түбән Кама районында татар авыллары тарихын ѳйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе: 
 –2018 ел минем ѳчен нинди вакыйгалары белән истә калдымы? Чыннан да, берничә мѳһим вакыйганы искә тѳшерергә була. Ташлык авылының тарихын язарга ныклабрак керештем. 9 майда «Үлемсез полк» акциясе уздырдык. Анда 500ләп кеше катнашты. Араларында күрше авыллардан килгән кешеләр дә шактый иде. Быел да Ташлык авылында мәйдан урынын тѳзекләндерүне дәвам иттек: күперен ныгыттык, мәйдан тирәли агачлар утырттык, читән кордык. Җыенда беренче мәртәбә урамнар парады оештырылды. Кѳзге уңышларны җыеп алгач, Түбән оч халкы белән «Бәрәңге» бәйрәменә җыелдык. Кѳннәр салкынайткач, Ташлык китапханәсендә Ташлык авылы турындагы видео-фильмнар күрсәтә, «Очрашулар» исеме астында кичәләр үткәрә башладык. Шәңгәлче мәктәп музеена Ташлык авылының күренекле кешеләре турындагы стендка материаллар туплап, эшләп бирдем. 2018 елның май аенда мине Түбән Кама районында татар авыллары тарихын ѳйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе итеп сайладылар. Киләчәктә районда авыл тарихын ѳйрәнүчеләрне барлау, аларга ярдәм итү, мәгариф идарәсе белән берлектә укучыларда тѳбәк тарихын ѳйрәнүгә кызыксыну уяту, бәйгеләр оештыру белән шөгыльләнәчәкбез. 
Яңа елда барча кешеләргә сәламәтлек телим, әлбәттә. Сәламат яшәү рәвеше алып барыгыз, туган авылыгызга ярдәм итегез, үзегез ясаган юллардан, күперләрдән иркенләп йѳрегез, чишмәләрдән шифалы сулар эчегез, утырткан агачлар, урманнар буйлап үткәндә саф һава сулагыз. Сәламәт булыгыз! 

Айрат Сәгыйтов, «Бергә» республика хәйрия фондының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлегендә яшьләр белән эш алып баручы:
 – Бу ел нәтиҗәле һәм күптөрле вакыйгаларга бай булды. Хәйрия фонды шәһәребездәге ярдәмгә мохтаҗ булган күп кенә балага шатлык китерә алды. Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга киң күңелле кешеләр, эшмәкәрләр арасында ярдәм итәргә теләүчеләр биһисап. Беләсезме, аларның күбесен әниләре генә тәрбияли. Ә махсус җиһазлар да, акча да бик кирәк. 
Конгресс эше дә бик актив бара.  Җәен Түбән Кама егетләре һәм кызлары белән Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумында булып кайттык, Мәскәү янында «Йолдызлар яңгыры» фестивалендә катнаштык. Шәһәребездә татар яшьләре активлаша баруы куандыра. Җәмәгать эшләрендә дә катнашабыз, мәсәлән, күптән түгел кан тапшыру буенча акциядә катнаштык. Алга таба грантлар отып, эшне дәвам итәргә, татар телендә чараларны күбрәк уздырырга, төрле форумнарда катнашырга ниятлибез. Һәрдаим ярдәм итүче конгрессның Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиевка рәхмәтебезне белдерәбез.


 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев