Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Элек тә ут капкан

56 яшьлек ир янгын вакытында үз өендә янып үлгән.

Хәл Дмитриевка авылында булган. Ялкынны сүндерергә дип килгән янгынчыларга күрше урамнарда яшәүчеләр дә ярдәм иткән – техникага узарга йорт янындагы комачаулаган машинаны этеп чыгарганнар. Иң мөһиме – ут башка йортларга күчмәскә тиеш. Авылдашлары әйтүенчә, хуҗаның моңа кадәр дә берничә тапкыр мунчасы янган була.
Янгын 45 квадрат метр урынны биләп алган. Коткаручылар килеп җиткәндә йорт түбәсе ишелгән була. Күзәтү эшчәнлеге һәм куркынычсызлык эше бүлегенең өлкән инспекторы Рөстәм Гарифуллин әйтүенчә, соңрак янган бина эчендә йорт хуҗасының үле гәүдәсе табылган. Аны абыйсы таныган. Күршеләре исә бер көн алдан ирне исерек килеш күргәннәр.
Хәзерге вакытта янгын сәбәпләре ачыклана. Әлегә тәмәке тартканда саксызлык һәм электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен үтәмәү фаразлары тикшерелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев