Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Елдагыча, 27 ноябрьдә...

Узган җомгада шәһәр-ебездәге Сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында Россия диңгез пехотасының 310 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Бу төр гаскәрнең туган көне булып 1705 елның 27 ноябре санала. Шул көнне Россия императоры Петр Беренченең «Диңгез солдатлары полкын оештыру турында»гы Указы чыккан. Шуннан соңгы чорда диңгез пехотачылары илебез тарихындагы барлык сугышларда һәм хәрби конфликтларда...

Узган җомгада шәһәр-ебездәге Сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында Россия диңгез пехотасының 310 еллыгына багышланган митинг үткәрелде.
Бу төр гаскәрнең туган көне булып 1705 елның 27 ноябре санала. Шул көнне Россия императоры Петр Беренченең «Диңгез солдатлары полкын оештыру турында»гы Указы чыккан. Шуннан соңгы чорда диңгез пехотачылары илебез тарихындагы барлык сугышларда һәм хәрби конфликтларда катнашып, һәрвакыт батырлык үрнәкләре күрсәттеләр. Диңгездә һәм җирдә эш итә торган «кара беретлар» бүген дә, тормышларын еш кына куркыныч астына куеп, сугышчан бурычларын уңышлы үтиләр. Аларның күбесе - яшерен хәрби операцияләр, ә менә, әйтик, чит илләргә бара торган сәүдә судноларын замана пиратлары һөҗүменнән коткару очраклары турында телевидение һәм газеталар хәбәр итте. Һәм соңгы мисал: әле шушы көннәрдә генә, Сирия чигендә төрекләр бәреп төшергән Россия самолетының штурманын эзләп табып коткарган вакытта, диңгез пехотасы контрактчысы һәлак булды...
Төрле елларда СССР һәм Россия диңгез пехотасында намус белән хезмәт итеп кайткан ир-егетләр безнең Түбән Камада шактый күп. Бөтенроссия «Тайфун» диңгез пехотачылары җәмәгать оешмасының Түбән Кама бүлеге активистлары шәһәребездә үткәрелә торган барлык хәрби-патриотик чараларда актив катнашалар. Ә 27 ноябрьдә алар, атнаның нинди көне булса да, «һөнәри» бәйрәмнәрен -
Диңгез пехотасы көнен бергәләп билгеләп үтү өчен, Сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янына җыелалар.
Менә быел да, көн салкын булуга карамастан, кышкы «гражданский» киемнәрен салып, медальләр, күкрәк билгеләре балкыган парад формаларын һәм әлбәттә, үзе бер горурлык булган кара беретларын киеп, һәйкәл каршында сафка тезелеп бастылар. «Тайфун» оешмасының Түбән Кама бүлеге рәисе Алексей Демидов хәрби комиссариат вәкиле Газинур Ситдыйковка диңгез пехотачыларының митингка әзер булуы турында рапорт бирде. Мәйданга тантаналы рәвештә диңгез пехотасы байрагын алып керделәр. Подполковник Газинур Ситдыйков, СССР Хәрби-диңгез флоты ветераны, отставкадагы икенче ранг капитаны Габдулла Әһлиуллин, Түбән Кама сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Исак Макаров һәм, яшь буын исеменнән, 11нче мәктәп укучысы Марсель Абдуллин бер-бер артлы чыгыш ясап, митингта катнашучыларны (ә бирегә «морпех»лар гына түгел, кадетлар корпусы һәм 11нче мәктәп укучылары, Кораллы көчләр ветераннары һ.б. килгән иде) диңгез пехотасының 310 еллыгы белән котладылар.
Митингта бер төркем «морпех»ларга истәлекле медальләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Фәрит Галимов, Фәнис Хәбибрахманов, Николай Никитин, Алмаз Әгъләмов, Рөстәм Сөләйманов, Рамил Агидуллин һ.б. бар. Аннан соң сугыш кырларында һәм төрле хәрби конфликтларда гомерләрен корбан иткән диңгез пехотачыларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Һәйкәл янына гирлянда һәм чәчәкләр куелды. Митинг тантаналы марш белән тәмамланды. Күргәнегезчә, барысы да хәрбиләрчә кырыс һәм җитди. Ә «морпех»лар сафына карап торган тамашачыларның бу минутларда уй-фикерләре уртак булгандыр: берүк, дөньялар тыныч булсын, хәрбиләргә үзләренең сугышчан осталыкларын өйрәнү полигоннарында гына күрсәтергә язсын...
Виктор ШАДРИН.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев