Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ел саен узачаклар

Медицина ярдәме күрсәтү системасында мәҗбүри медицина иминият кагыйдәләре үзгәрде.

Иминият компаниясе карамагына диспансеризация узу кирәклеген хәбәр итү, төрле дәвалау чараларын узу турында мәгълүмат бирү, тар белгечләргә язылырга ярдәм итү, медицина учреждениеләре белән чыккан бәхәсләрне хәл итәргә ярдәм итү кебек мәсьәләләр керәчәк. Кертелгән яңалык авырулар профилактикасын көчәйтү, халыкның сәламәтлек дәрәҗәсен тикшерү өчен дә кирәк икән. Ә моңа, беренче чиратта, диспансеризация ярдәм итә. Элек аны өч елга бер тапкыр узарга туры килсә, 40 яшьтән өлкәнрәкләр сәламәтлекләрен ел саен тикшерә башлаячак. Игътибар бигрәк тә онкология очракларын ачыклауга юнәлтеләчәк. 
Теләгән һәркем елда бер тапкыр иминият компаниясен үзгәртә ала икән. Түбән Камада алар өчәү: «АкБарс-Мед», «Спасение» һәм «Чулпан-Мед». Моның өчен полис алыштырырга кирәкми, искесенә  дә билге генә куячаклар. Полисны алыштырырырга теләүчеләргә дәүләт хезмәтләре порталына кереп, гариза бирергә, шулай ук күп функцияле үзәккә яки иминият компаниясе офисларына мөрәҗәгать итәргә була. 
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев