Туган як

Ел нәтиҗәләре белән таныштырды

Түбән Кама шәһәре һәм районы җитәкчеләренең бу елдагы соңгы киңәшмәсе бәйрәм рухында узды.

Катнашучыларны рус, татар, төрек һәм кытай Кыш бабайлары котлады. Бу Түбән Кама Кытайның Мейшань һәм Төркиянең Мармарис шәһәрләре белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзелүгә ишарә булды.
Айдар Метшин үз чыгышында узып баручы ел нәтиҗәләре белән таныштырды, Түбән Камада гамәлгә ашырылучы республика һәм муниципаль программалар турында сөйләде. Аерым «Норма 36» мәктәбе, «Без» балалар бакчасы, «Велики» паркы, Кама Аланындагы «Аквамарин» ябык бассейны турында әйтеп үтте. Түбән Кама мэры кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсе үсешендәге уңышларга тукталды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: