Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ел нәтиҗәләре, алга куелган бурычлар...

Ел ахырына якынлашканда, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин җирле массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашып, матбугат конференциясе уздырды.

Быел ул үзенчәлекле булды: пандемиягә бәйле рәвештә, конференцияне яңа форматта оештырдылар. Кама Артегы студиясенә телевидение журналистларын һәм операторларны җыйдылар. Ә калган журналистлар интернет челтәрләре аша «зум» буенча онлайн тәртиптә катнаштылар.

Мэр белән ачыктан-ачык сөйләшүнең максаты – гадәттәгечә, ел дәвамында башкарылган эшләргә күзәтү ясау һәм, әлбәттә, якынлашып килүче киләсе елга кайбер планнарны да барлау иде. Айдар Рәис улы шәһәрдәге һәм райондагы хәзерге вәзгыять турында кыскача гына мәгълүмат бирүгә, сорау-җавап рәвешендә әңгәмәгә күчтеләр. Сорауларның бер өлешен залдагы студиядә утыручы җурналистлар бирсә, икенче өлеше онлайн тәртиптә бирелде. Анда шәһәр халкын борчыган мәсьәләләр, сәламәтлек саклау, юлларның торышы, транспорт реформасы, уку-укыту системасы һ.б. мәсьәләләргә кагылышлы сораулар яңгырады. Конференциядә күтәрелгән мәсьәләләр буенча тулырак мәгълүматны, газетаның киләсе елдагы саннарында бирербез.

Фото: Н.Лушникова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X