Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«ЭкоЯз» бәйгесендә катнашыгыз!

Санитар-экология ике айлыгы кысаларында уздырылучы бәйгегә Түбән Кама да кушыла. Быел язын зур өмәләр үткәрелми. Шулай да табигатьне саклауга төрле юллар белән өлеш кертеп була.

Бәйгенең район этабы 13 майга кадәр дәвам итә, республикакүләм өлеше исә 18-31 майда дистанцион рәвештә үтәчәк. Муниципаль этапта проектлар һәм эшләр «Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы гаилә», «Иң яхшы предприятие», «Иң яхшы матбугат чарасы» номинацияләре буенча кабул ителәчәк. Җиңүчеләр 16 майда игълан ителер һәм алга таба үтәр. Республикакүләм эшләрнең нәтиҗәләре июньдә билгеле була.
Сайлап алу кагыйдәләрендә быел бераз үзгәрешләр көтелә. Мәктәп укучылары һәм бакча сабыйлары белем бирү учреждениесе тирәсендә экологик сукмак проекты әзерләргә тиеш. Сыерчык оялары ясарга мөмкин, табигатьне саклауга юнәлдерелгән экологик онлайн-дәресләр һәм башка чаралар уздыру да хупланыла. Гаиләләр проектларны (сыерчык оясы ясау, җыр, шигырь сөйләү) өйдә әзерли. Предприятиеләр шәһәр урамнарын яңарту эшләрен, ягъни куаклар һәм агачлар утыртуны, биналарны буяуны һ.б. дәвам итә.
Һәм, әлбәттә, барлык чаралар телевидение һәм газета аша даими рәвештә яктыртылып барачак. Конкурста иң мөһиме – башкарылганнарның дәлилләре, ягъни фотолар һәм видеолар. Гаризалар һәм проектлар электрон яки принтердан чыгарылган килеш 13 майга кадәр Eko.Nk@tatar.ru электрон почта аша яки Мәктәп бульварындагы 2а йортта (223 нче бүлмә, район башкарма комитетының хезмәт һәм әйләнәтирәне саклау бүлеге) кабул ителә.
Гариза белән бергә уздырылган чара турында мәгълүмат (А4 форматагы бер биттән артмаска тиеш), рәсемнәр, фотолар, видео, матбугат чарасында дөнья күргән мәкаләләр һ.б. тапшырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев