Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Экологияне кайгыртып

«Росприроднадзор»ның Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Василий Филиппов шәһәрнең экологиясен яхшырту буенча куелган бурычлар белән таныштырды.

Табигатьне саклау эшчәнлеге берничә юнәлештә алып барылачак: һаваны пычрату буенча мониторинг нәтиҗәләрен контрольдә тоту; агынты сулар чисталыгын даими тикшереп тору, сәнәгать зонасында һавага зарарлы газлар чыгаруны киметү буенча ике еллык эш планы булдыру, «Экология» федераль милли проекты программаларын гамәлгә ашыру буенча эшләү.
Җитәкче шулай ук мазут яки күмер ягуны, хәтта ул ремонт эшләре барышында гына булса да, тыю ягында.
Түбәнкамалылар Василий Филипповны эшен җиренә җиткереп эшләүче җитәкче итеп беләләр. Бу өлкәдә дә ул куелган максатларга ирешер, дип ышанып калабыз.
Сүз уңаеннан, республикабызда апрель ае башлануга «Экояз-2020» акциясе башлана. Татарстанлылар белән беррәттән, түбәнкамалылар да ел саен бу чарага актив кушылып, шәһәребезне җыелган чүп-чардан арындыруда катнашалар.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев