Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Егетләр солдатка китә

1 октябрьдә Түбән Кама муниципаль районында хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Быел чакырылыш комиссияләре тарафыннан 1200 кешегә повестка җибәрелгән. Бу көздә 350 егетне армиягә озату планлаштырыла. Узган ел бу вакытта 250 егет армиягә алынган.

«Беренче һәм соңгы озату вакыты төгәл билгеле түгел, аның графигын октябрь ахырында гына алачакбыз. Әмма егетләр актив киләләр. Шуларның күбесе –язын чакырылып та, көзгә калучылар», – ди Түбән Кама хәрби комиссары Фәрид МИНГӘРӘЕВ.
Көн саен 50 дән артык кеше комиссия узачак. Теләсәләр, югары яки урта һөнәри белемнәре булган егетләр контракт буенча хезмәт итәргә мөмкин. Хәрби комиссар әйтүенчә, матди яктан һәм ташламалар каралу ягыннан ул яхшырак та. Әмма хезмәтнең бу төрен сайлаучылар аз. Моннан кала кайбер егетләр хәрби хезмәтне альтернатив хезмәткә алыштыруны сорап гариза язганнар. 
Хәрби хезмәт урыннары элеккечә кала. Күп кеше Севастопольгә – Кара диңгез флотына китәргә тели, әмма ул кешеләрне берничә районнан кабул итә. Мәскәүдәге Преображенский  полкына 15 кеше сайлап алынган. Үзәк хәрби округка, Саратов өлкәсендәге ракеталар гаскәрләренә 50-60 кеше озатылачак. «Бу уңайлы да. Бер җирлектән булган егетләргә бергә җиңелрәк була. Без хезмәт итүчеләрнең әти-әниләренә ярты ел буе ай саен шалтыратып, уллары турында белешеп торабыз. Проблемалары булса, аларның часть командирларына шалтыратып, хәбәр итәбез. Әлегә зарланучылар юк», – ди Фәрид МИНГӘРӘЕВ. 
Чакырылыш кампаниясенә кагылышлы сорауларыгыз булса, 5 октябрьдә Казанда узачак «кайнар линия»нең 8(843) 236-00-71 номерына телефоннан шалтыратып, җавап алырга мөмкин булачак. Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм республиканың хәрби комиссариат вәкиле барлык сорауларга җавап бирәчәк. «Кайнар линия» 8.00-17.00 сәгатьтә эшли.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X