Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Дуслык күпере ныклы булсын!

Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы шәһәребезнең электр транспорты идарәсе белән күп еллар тыгыз элемтәдә тора. Китапханәчеләр тарафыннан трамвай транспортына һәм хезмәткәрләренә багышланган төрле чаралар оештырылды. Мәсәлән: «Сак булыгыз, вагоннар кузгала», «Без бит беренчеләр», «Шәһәр буйлап трамвайда» һ.б.

2015 ел Россия күләмендә «Әдәбият елы» дип игълан ителгән иде. Шул елдан башлап, электр транспорты предприятиесе хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр белән берлектә, әдәбият сөюче халыкка якынрак булу йөзеннән, шәһәр буйлап «әдәби трамвай» маршруты йөри башлады. Трамвайга утырган пассажирлар шигъриятебезнең чишмә башы булган Габдулла Тукай, патриот шагыйрь Муса Җәлил, рус классигы Александр Пушкин һәм шәһәребезнең «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә иҗат итүче шагыйрьләребезнең тормыш юлы һәм әсәрләре белән таныша алдылар. 
Югарыда саналган кызыклы һәм тирән эчтәлекле очрашуларны шәһәр электр транспорты идарәсе җитәкчесе Рафаил Исмәгыйль улы Хәбибуллин ярдәменнән башка уздыру мөмкин булмас иде. Һәрдаим үзенең ярдәм кулын сузарга әзер торучы җитәкче, китапханәчеләр көне уңаеннан, укучылар өчен үзәк китапханәгә велосипедлар кую урыны, беренче трамвай макеты, китаплар бүләк итте. Укучыларыбыз, шәһәр кунаклары әлеге бүләк китапларны һәм беренче трамвай макетын үзәк китапханәнең иҗади кунакханә бүлмәсендә күрә алалар.
Без, китапханәчеләр, хөрмәтле Рафаил Исмәгыйль улын II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале алуы һәм туган көне белән чын күңелдән тәбриклибез. Үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткереп, саулык-сәламәтлек,игелекле һәм җаваплы эшендә уңышлар телибез. Трамвай идарәсе белән ике арадагы дуслык күпере ныклы һәм озын гомерле булсын! 
Гөлназ АРСЛАНОВА, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе.
Фото vk.com/tukai_nk сайтыннан алынды. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев