Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Дусларыңа йөзең ачык булды»

Халкыбызның яраткан язучысы, гомеренең шактый еллары Түбән Кама белән бәйле үткен телле сатирик Фәнзаман Батталның вафатына өч ел була.

Фәнзаман абый белән миңа якыннан танышырга туры килгән иде. Ул – дустым, киңәшчем, укытучым  да минем. 
Ишеген киереп ачып каршы алуы, кайберәүләр шикелле ишек ярыгыннан гына карап калмыйча, юлга зурлап озата чыгуы өчен бик рәхмәтле мин аңа. Дуслары, танышлары, авылдашлары өчен йөзе һәрчак ачык, такта чәе әзер иде аның. Кемгә дә булса кайгы җиле бәрелгәндә, ул беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузарга ашыга иде, читтән генә карап торучылардан түгел иде шул.
Әлкидә эшләгәндә Актай елгасында колач салып йөзә идек. Аннан соң әни әзерләп биргән мәтрүшкәле, сөтле кайнар чәйне эчеп, сусауыбызны баса идек. Хәзер инде ул елгада су да юк. Сүндерергә су булмагач, авыл мәчетендә янгын чыгып, янып беткән иде берзаман. Хәзер район җитәкчелеге яңа мәчет салдыртты. Корбан бәйрәменә мәчетебез әзер. Бу безнең өчен зур шатлык. Фәнзаман абыйны якын иткән кешеләр җыелып рухына дога кылырбыз, Алла боерса.
Фәнзаман абый, Сабантуйлар батыры язучы Әсрар-Гали, Шамил абый Маннапов Киләк аланында бергәләп ял итәргә яраталар иде. Алар җырлап печән чапканда, мин әйрән алып килә идем. Эшләп аргач, кичләрен Фәнзаман абый гармунда уйный, берәрсе моңлы җыр суза, шул чакта Әсрар абый күз яшьләрен сөртә-сөртә елый иде. Фәнзаман абыйның эзе калган әнә шул Киләк аланына хәзер керерлек тә түгел инде, чүп баскан...
Фәнзаман абыйның балалары – кызы Гөлнур, оныгы Зөлфия белән аралашып торабыз. Нихәл итмәк кирәк, язмыштан узмышлар юк икән ул. Кемнәргәдер усал, ләкин дусларга киң күңелле, мәрхәмәтле Фәнзаман абый юк шул инде. Сагынып сөйләү өчен күңелдә истәлекләр генә калды.
Корбан ГАЛИЕВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев