Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Дүрт премьера көтә

Т.Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры яңа сезонга әзерләнә. Тамашачыларга дүрт премьера тәкъдим итәләр. Хәзер репетицияләр бара. Елдагыча, режиссер Рөстәм Галиев шәһәрдәшләргә үзенчәлекле бүләкләр әзерли.

Сүз уңаеннан, театрга «Кече шәһәрләр театрлары» федераль проекты буенча матди ярдәм быел да күрсәтеләчәк. Матди-техник базаны яңартуга 6 миллион сум акча бүлеп бирелә. Тагын 2,5 миллион сум акча – яшь тамашачы театрына. 
– Беренчедән, мондый грантлар зур ярдәм булса, икенчедән, зур җаваплылык. Ул куелачак һәр спектакльгә дә җитәргә тиеш. Ә быел алар дүртәү булачак: Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр», Борис Васильевның «А зори здесь тихие», Чыңгыз Айтматовның «Нәгыймә» һәм Лев Толстойның «Холстомер. История лошади» әсәрләре буенча, – ди театрның баш режиссеры Рөстәм Галиев.
«Холстомер» пьесасы – ат тормышы турында. Артистлар ат рольләрен уйный, алар кебек йөрергә, характерларын күрсәтергә тиеш.  
– Ат язмышы кеше язмышы белән параллель бара. Тормыштагы кыйммәтләр күрсәтелә. Кызганычка, бүгенге көндә кешеләр матди якны беренче урынга куя. Бу спектакль тамашачыларга бик кирәк. Уйланыр өчен, тормышка башка күзлектән карар өчен, – ди актриса Гүзәл Шәмәрданова. 
Театр авыр шартларда эшли. Халык иҗаты йортында ремонт бара. Әлегә репетицияләр үз биналары сәхнәсендә үтә. Рөстәм Галиев әйтүенчә, аны төзекләндерү проекты инде әзер. Ремонт якын арада башланыр дип көтелә. 
– Зурлар һәм балалар өчен аерым тамаша заллары булачак. Икенчесендә курчак театры да урнашыр, чөнки спектакльләр куябыз, әмма театр да булырга тиеш, – ди режиссер. 
Матур традиция буенча, 28 нче сезон 25 августта Туфан Миңнуллинның туган җирендә – Кама Тамагында ачыла. 
Фотода: «Кызлар кызык итәләр» спектакленнән күренеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X