Туган як

Дүрт меңенчегә җиттек

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бүген сез «Туган як»ның 4 меңенче санын кулыгызга алдыгыз. Беренче мәртәбә чыккан көненнән - 1990 елның 26 апреленнән башлап, газетаның әнә шушы кадәр саны дөнья күргән. Түгәрәк сан! «Юбилей саны» дисәк тә була. Шушы вакыт арасында җәмгыять бик күп үзгәрешләр кичерсә дә, «Туган як», үз кыйбласын үзгәртмичә,...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бүген сез «Туган як»ның 4 меңенче санын кулыгызга алдыгыз. Беренче мәртәбә чыккан көненнән - 1990 елның 26 апреленнән башлап, газетаның әнә шушы кадәр саны дөнья күргән. Түгәрәк сан! «Юбилей саны» дисәк тә була. Шушы вакыт арасында җәмгыять бик күп үзгәрешләр кичерсә дә, «Туган як», үз кыйбласын үзгәртмичә, һәрбер яңалыкны газета укучыларга җиткерүче мабугат чарасы булып калды.

Дөрес,дистә еллар элек булган массакүләм мәгълүмат чараларын бүгенгесе белән чагыштырырлык түгел. Санлы техника өстенлек ала барган саен, газета-ларның полиграфия бизәлеше елдан-ел камилләшә. Мәгълүмат тапшыру ысуллары замана белән бергә үзгәрә. Хәзер инде каләм, ручка белән хәбәр язу да «Туган як»ның беренче саны кебек үк тарихи үткәндә кала бара. Аларга алмашка текстларны басмага күчерүне тизләтә һәм уңайлаштыра торган заманча техника килде.
«Алгарыш» дигән нәрсә бер яктан яхшы булса, басма мәгълүмат чаралары өчен аның кыен ягы да сизелә. Хәзерге вакытта яшьләребез күбрәк өстенлек бирә башлаган Интернетка, күпсанлы сайтларга, телевидениегә конкурентлык итәргә тиешбез. Ә бу җиңел нәрсә түгел. Шуңадыр, хәзер газеталарга «ике фронт»та эшләргә туры килә. Аларның берсе без күп еллар дәвамында күреп ияләнгән кәгазьгә басылган газета булса, икенчесе - интернетта, социаль челтәрләрдә, сайтларыбызда газетаның электрон вариантын булдыру. Әнә шулай итеп, күптөрле чыганаклардан агылучы мәгълүмат ташкынында безнең үзебезнең дә чишмәбез бар.
«Туган як» газетасы үзе дә зур үзгәрешләр кичерә. Без, менә инде бер елдан артык, «НТР» телерадиокомпаниясе канаты астында. Ләкин бу газетаның максаты үзгәрде, дигән сүз түгел. «Туган як» үзенең кыйбласына тугры калды. Без милләтебезнең күркәм гореф-гадәтләрен югалтмау, йолаларын саклау, сәяси һәм иҗтимагый мәгълүматны халыкка җиткерү өстендә эшлибез.
Кадерле газета укучыларыбыз! Инде менә шушы вакытка җитеп, газетаның 4 меңенче санын алгансыз икән, бу - сезнең өчен дә бәйрәм. Киләчәктә дә бергә булыйк! Яраткан газетабыздан аерылмыйк!
 
«Туган як» газетасы
редакциясе
коллективы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: