Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Дөрес һәм оператив эш итәргә кирәк»

Янгынга каршы федераль хезмәтнең беренче отрядында юл-транспорт һәлакәтләреннән соң коткару эшләре вакытында иң яхшы команданы ачыклау буенча конкурс үткәрелде. Республика ярышларында отряд данын дүртәр кешедән торган 14 команда яклады.

Программаның хезмәтне саклау, техник һәм тактик әзерлек, шулай ук зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча теоретик өлешен тапшырганнан соң, катнашучылар гамәли сәләтләрен дә күрсәттеләр. Анысы да җиңел генә булмады! Күнегүләрне башкару  барышында җибәрелгән һәр ялгышка штраф баллар куелды. Һәм бу дөрес тә! Чөнки чынбарлыктагы вакыйгалар вакытында кешеләрнең гомере коткаручылар эшенә бәйле бит. Моннан тыш, командаларга күнегүләр башкару өчен өстәмә бер омтылыш кына бирелде. Ә бу хаталарны минималь киметү дигән сүз. Әмма теләсә кайсы ярышта нәтиҗәләрне хәл итә торган вакыт та бар бит әле. Шуңа күрә һәр команда биремне дөрес һәм тиз үтәргә тырышты. Чөнки шартлы юл-транспорт һәлакәтендә автомобильдә калып, зыян күргән «кешеләр» (зыян күрүчеләрнең ролен манекеннар үтәде) бар һәм аларга ярдәм кирәк.
Коткаручылар, шартлы юл-транспорт һәлакәте булган урынны әйләндереп алып, авария-коткару эшләре вакытында автомобиль урынында тотрыклы торсын, селкенмәсен өчен, аның һәр тәгәрмәче астына «башмаклар» һәм ике яктан да «пирамида»лар урнаштырдылар. Клеммаларны аеру юлы белән автомобильнең электр җиһазларыннан килүче токны өзделәр. Арткы тәрәзәләрне ватып, салондагы зыян күрүчеләр янына үттеләр һәм имгәтмәс өчен аларның өсләрен капладылар.   
Аннары авария-коткару кораллары ярдәмендә алгы һәм ян тәрәзә пыялаларын ваттылар, автомобильнең түбәсен кисеп алдылар, медицина хезмәте килгәнче, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәттеләр һәм аларны автомобиль эченнән чыгардылар. Аннары пассажирның зыян күргән аягына шин салдылар. Зыян күрүчеләрне шартлы ашыгыч медицина ярдәме каретасына кертеп урнаштырганнан соң, коткаручылар командасы әлеге ярышларның гамәли өлешен йомгаклады. 
Барлык катнашучылар да биремне лаеклы үтте. Каравыл начальнигы Салават Арсланов, бүлекчә командиры Виктор Матюшкин, ПНС начальнигы Максим Сатторов, шофер Динар Минһаҗевлардан торган 37нче янгын сүндерү часте командасы ярышның җиңүчеләре булды.  91нче янгын сүндерү часте, алардан нибары берничә секундка гына соңарып, икенче призлы урынны алды.
Отряд башлыгы Алексей Шаповалов ахырдан: «Юл-транспорт һәлакәтләре вакытында авария-коткару эшләре үткәрү – югары осталык, инициативалык, җаваплылык таләп итә торган катлаулы эш һәм безнең коткаручылар бу таләпләргә җавап бирергә тиеш. Бу күнекмәләрнең барысын да эшләү әлеге ярышларның бурычларыннан берсе булып тора. Тулаем алганда, нәтиҗәләр начар түгел, әмма без моның белән чикләнмибез, югарырак күрсәткечләргә омтылачакбыз», – диде.
Людмила СВОЙКИНА (Янгынга каршы федераль хезмәтнең 1нче отряды матбугат хезмәте).
Павел Особливый фотосы.             

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев