Туган як

Документларны санлаштырсаң, уңайлы булачак

(Дәвамы. Башы 26 октябрь санында).

Анда шулай ук китаплар, даны еракларга таралган, тарихи шәхес купец Стахеевның хезмәтчеләре төшкән фотолар да булган. Шәхсән үзем өчен ачыш та ясадым әле. Красный Ключ бистәсендәге, реставрациягә мохтаҗ ишелгән диярлек ак бина, кешеләр әйтүенчә, Стахеев дачасы түгел икән. Купецның бертуганы кызы, Чикин фамилияле бер кешегә кияүгә чыгып, шушы йортта яшәгән. Якында Иван Григорьевич Стахеев тарафыннан төзелгән агач дача да булган. Революциядән соң аны ял йорты итеп кулланганнар. Әмма 1968 елда ул янган. 
1948 елда Алексей Ларионов, бала сыны ясап, изге чишмәдәге фонтанга куйган. Анысы да минем өчен яңалык булды. Мин аны Стахеевлар үзләре куйдырган дип ишеткән идем. Сүз уңаеннан, риваять буенча, әлеге фонтанда Стахеевларның кызы батып үлгән булган. Әмма дөресме-юкмы икәнлеген беркем белми...
Шулай ук Ларионовның Чәбия авылы турындагы язмасы да саклана. Тарихи вакыйгалар белән беррәттән, авыл турында риваятьләр китерелгән. Ул шунда 1870 елдан кешеләрнең яшәү рәвешен сурәтләгән, Бөек Ватан сугышына китүчеләрнең һәм кайтучыларның исемлеген дә беркеткән.  
Өлфәт Миңнеханов исә Үчкә һәм Каенлы авыллары тарихын өйрәнгән. Явыз Иван вакытында кешеләрнең ничек чукындырылуларын, аннары аларның үз диннәренә ничек кайтуларын тасвирлаган. «Туган як» газетасының беренче редакторы, даими язучыбыз Федор Ермаков та архив белән тыгыз элемтәдә тора. Биредә аның документлары, язмалары, дәүләт бүләкләре саклана. 
Эльвира Фәйзуллина әйтүенчә, архив өчен әлеге шәхси фондлар бик мөһим, шәһәрдәшләребез аны тулыландырып торсалар, әйбәт булыр иде. 
– Ярдәм сорап та язалар. Мәсәлән, Виталий Демьянов дигән кешенең гаиләсе репрессияләнгән. Хәзерге вакытта Төмәндә яшәүче әлеге ир, аларның нахакка гаепләнүләрен исбатларга теләп, безгә мөрәҗәгать итте. Әнисе һәм әбисе Смыловка авылында спирт заводында эшләгәннәр дигән мәгълүмат бар, аны расларга кирәк. Эзли торгач, таптык, чыннан да, алар сугыш башланганчы һәм сугыш  вакытында шунда эшләгәннәр, – ди Эльвира.
Бер кыз исә Афанас авылында яшәгән туганнары, нәселе турында күбрәк беләсе килүе турында язган. Бу эшкә дә алынган архив белгече. Үзе әйтүенчә, әби-бабаларын, аларның балаларын, хәтта туып, сабый чакта ук үлгән балалары исемнәрен дә ачыклаган. 
Шулай да сакланучы хәзинәнең иң кыйммәтлеләре дип белгеч метрика китапларын саный. Аларга Зур Аты, Кече Аты, Кармалы, Поляны (хәзерге Кама Аланы), Сүбәләк, Афанас, Иске Чишмә авыллары турында мәгълүмат кертелгән. Иң искесенә 119 ел. Иске славян һәм гарәп язуындагы 186 китапта кешенең тууы, өйләнүе, үлеме турында мәгълүмат күрсәтелгән. Русларның баланы кайчан чукындырулары, кем чукындыруы турында язылган. Ә татар кенәгәләрендә талаклар дигән аерым урын да бар. 
– Славян язуын укый алабыз, ә татар китаплары белән эшне башлап булмый. Гарәп имлясын укый алучы кеше юк. Шуңа күрә бу эшкә алынырдай кеше булса, без бик рәхмәтле булыр идек, – ди Эльвира Фәйзуллина. 
Документлар барысы да әйбәт саклансын өчен, махсус шартлар тудырырга кирәк. Яңа алып килгәннәрен бер ай буе карантин бүлмәсендә тоталар, тикшерәләр. Әгәр дә гөмбәчекләр булса, чистарталар. Аннары исемлек төзелә. Эш тәмамлангач, документлар архивка күчерелеп, стеллажларга урнаштырыла. Биредә һава температурасы 18 градус җылыдан, дымлылык 55 проценттан артмаска тиеш. Артык дымны булдырмас өчен көненә берничә тапкыр җилләткеч кабызыла. 

Элемтәләр урнаштырып

Архив начальнигы әйтүенчә, шәһәрдәшләрне архив эше белән таныштыру бик мөһим. Шуңа да төрле проектлар әзерләнә һәм тормышка ашырыла. Түбән Кама муниципаль сайтында онлайн күргәзмә эшли. Төрле зур чаралар яки бәйрәмнәр, мәсәлән, шәһәр көне, архив хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан, яңа кызыклы «экспонат»лар урнаштырыла. 
Тагын бер кирәкле һәм кызыклы эш башкарыла. 
– Күп кеше Түбән Кама шәһәре архивының кайдалыгын, аның нинди хезмәтләр күрсәтүен әле дә белми. Бигрәк тә, бу яшьләргә кагыла. Күпчелек очракта архивка лаеклы ялга чыгучылар мөрәҗәгать итә, аларга эшләгән урыннары турында белешмәләр кирәк. Шуңа күрә мин шәһәребезнең мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итеп, укучылар белән очрашулар турында сөйләштем. Тәкъдимемне хупладылар, – ди  Зөлфия Зиннәтуллина. 
Шәһәр архивына атнага бер тапкыр мәктәп укучылары килә. Алар өчен махсус күргәзмәләр әзерләнә. Эльвира Фәйзуллина экскурсия уздыра, шәхси фондлар белән таныштыра. Белгеч әйтүенчә, Түбән Кама шәһәренең туган көнен бик сирәкләре генә төгәл белә. Таң калдырганы, әлбәттә, борынгы метрика китаплары. Укучыларга стеллажларны «әйләндереп» күчереп карау мөмкинлеге дә бирелә. 
– Экскурсия вакытында балаларда кызыксыну арта. Араларында «бу миңа кирәкми, мин предприятиедә эшләячәкмен», диючеләр дә бар. Әмма төгәл беләм: кешеләрне эшкә алыр алдыннан очрашкач, кайбер предприятиеләрдә шәһәр турында сораулар да бирәләр. Бу хакта әйткәч, балалар гаҗәпләнә, тарихны белүнең мөһимлегенә төшенә башлый, – ди Эльвира Фәйзуллина. 
Әмма укучылар киткәч тә, алар белән элемтә өзелми. Сыйныф сәгате уздырыла. Алган мәгълүматны гамәлдә куллану мөмкинлеге булдыру өчен, шәһәрдә тарихи конкурслар игълан ителә. Мәсәлән, хәзер «Шәһәребез урамнары», «Гаилә альбомы битләрендә» дигәннәре буенча эшләр тапшыру бара. Укучылар укытучылары белән еш кына архивка да мөрәҗәгать итеп, тикшеренү эше алып баралар. 
Даими килүчеләрның архивта карточкалары бар. Айдар Хәмзин, Алевтина  Даутова һ.б. туган авыллары белән бәйле яки тирәк-як халкы, гореф-гадәтләре, шәһәр турында тарихи мәгълүмат эзләп мөрәҗәгать итәләр. Алар өчен аерым бүлмә бирелгән. Тарихи документлар, интернет аша «Татарстанның бердәм архив мәгълүмати системасы» белән эшләү мөмкинлеге бар. Соңгысы әле күптән түгел генә барлыкка килгән һәм архив документлары белән эшне җиңеләйтү өчен булдырылган. Беркая да бармыйча, интернет аша мәгълүмат алу, чыннан да, уңайлы. Түбән Кама архивындагы санлаштырылган документлар да шул базага кертеләчәк. 
Күптән түгел шәһәр архивы тагын бер грант откан. Монысы ярдәмендә витриналар, проектор, экран, ноутбук сатып алыначак. Планда шулай ук – өченче каттагы залга ремонт ясап, анда тарихи проектларын яклый алу өчен балаларга шартлар тудыру.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: