Туган як

Документларны санлаштырсаң, уңайлы булачак

РСФСРның Югары Президиумы указы белән,1965 елның 12 гыйнварында Түбән Кама районы барлыкка килә. Ә 4 февральдә, ТАССР Министрлар Советы карары белән, Түбән Кама районы депутатлар Советы һәм аның бүлекләренең штат расписаниесе раслана. Бүлекләрнең берсе дәүләт архивы була, аның мөдире итеп Ләлә Тукташева билгеләнә. 53 ел эчендә архив күп кенә үзгәрешләр кичергән. Бүген ул ничек яши? Кайда урнашкан? Анда нинди документлар саклана?

Башта чиратлардан котылдык

– Дүрт ел элек әле архив Студентлар урамындагы ЮХИДИ бинасының дүртенче катында урнашкан иде. Ул вакыттагы тәэсирләрем әле дә күз алдымда: беренче каттан дүртенче катка кадәр – озын чират, кечкенә тәрәзәле тимер ишек. Белешмәләрне шуннан бирәләр, – дип башлады сүзен архив начальнигы Зөлфия Зиннәтуллина.
Ул вакытта архив белешмәләрен айлар буе көтәргә туры килгән. Күп функцияле үзәк ачылгач, анда архивтан белешмә бирү буенча хезмәт күрсәтелә башлый. Кеше гариза биреп, 21 көн узгач, әзер документ алырга килә. Шулай итеп, беренче җиңү – озын чиратлардан котылу була.
Тагын бер зур мәсьәлә – бинаның таләпләргә туры килмәве. Документлар күп, ә аларны саклар өчен шартлар юк. Шәһәр җитәкчеләре бу юлы да ярдәмгә килә. 2014 елда Актүбә урамындагы 6а йортында элек теркәү палатасы урнашкан бинаны архивка бирәләр. Өч елдан биредә республика бюджеты исәбеннән капиталь ремонт ясала, муниципалитет акчасына җиһазландырыла. 
– Бина зур кебек тоелса да, стеллажларга урын булмады. Аларның араларында 70 сантиметр булырга тиеш. Казанда мобиль стеллажлар күреп кайткан идем. Шундыйлар ук белән безне, «Татарстан республикасында эрхив эше үсеше» дәүләт программасы кысаларында, дәүләт архивы комитеты тәэмин итте. 
Элек документлар саклау урыны 100 процент тулган булса, хәзер 46 процент, әле шактый буш урын бар. Элек бүлмәгә 90 стеллаж гына сыйса, хәзер 222 сенә урын табылды, – дип дәвам итә Зөлфия ханым.
Чыннан да, бик кызыклы конструкция икән. Читтән караганда, купе шкафыныкы кебек, көпчәкләр ярдәмендә генә йөрүче ишекләр. Әмма һәрберсе – киштәләре булган озын шкаф. Аны күчереп йөртү өчен ишеккә махсус руль беркетелгән.    
Тора-бара, биш кешелек штатны 11 кешегә кадәр арттыралар. Чөнки документлар күп, белешмә ясау өчен кирәклесен табарга шактый вакыт кирәк. Шуңа күрә башта төрле уку йортлары студентлары, архивта булышып, практика үтәләр. Хәзер эш җайга салынган.
– Иң җайлысы, әлбәттә, документларны санлаштырып, компьютерга кертү. Аннан эзләү күпкә җиңелрәк бит. Программасы да, махсус сканер да бар, алдагы өч елга план да әзер. 2019-2021 елларда ел саен 112шәр мең бит санлаштыру планлаштырылган. Хәзерге сканер гына җитми, ул бары А4 форматыннан зур булмаганнарын гына санлаштыра ала. Ә документ төрле зурлыкта була бит, – дип аңлата архив начальнигы.
Газеталарның бер санында без архивның грант отуда катнашуы турында язган идек. Сканерның бәясе – 480 мең сум һәм ул хәтта А2 форматындагы документларны да санлаштыра алачак. Мәсәлән, газеталарны, шул исәптән «Туган як»ны да санлаштырып, компьютерга урнаштырырга исәпләре бар. Ә бу, кирәк булган чакта интернетка кереп, төрле елларда чыккан саннардан мәгълүмат табып була дигән сүз. Мәкаләне язганда архивтан шатлыклы хәбәр килде: грантны отканнар, димәк, тиздән бу юнәлештә эш башланачак. 

Тиңсез хәзинә

Әйдәп баручы белгеч Эльвира Фәйзуллина әйтүенчә, биредә даими сакланылырга тиешле рәсми документлар 33 комплектлаштырылган чыганактан китерелә: документларны муниципаль учреждениеләр– 5 ел саен, дәүләт учреждениеләре – 10 ел саен, федераль учреждениеләр 15 ел саен җибәрә икән. Архивта сакланучы документларга килгәндә, башлар әйләнерлек. Кешеләр лаеклы ялга чыгар алдыннан мөрәҗәгать итә, аларга кайсы оешмаларда эшләгәнлекләре турында белешмә кирәк. Яки бакчаларын хосусыйлаштырган вакытта төзелгән документ хуҗасында булмаса, архивта аның икенче экземпляры саклана. Авыл идарәләре җибәргән исәп-хисап кенәгәләре да биредә саклана. Сүз уңаеннан, баулы колхоз кенәгәләренең 1936 елда тутырылганнары латин имлясы белән язылган.
– Иң кызыклылары, әлбәттә, шәхси фондлар. Алар бездә 11. Һәрберсе – үзе бер тарих. Мәсәлән, Галимҗан Вәлиев архивка шәхси хатларын алып килгән иде. Аларның күбесе Бөек Ватан сугышы чорында язылган. Өчпочмаклылары да күп. Дусларына татар, рус телендә язган, – ди Эльвира, хатларны күрсәтә-күрсәтә.
Дулкынлануымны яшерә алмыйм – кулымда бәясе тиңсез булган тарих, хәзинә. 1939 елда язылган хатларның кайберләре латин хәрефләре белән татар телендә язылган. Кызганыч, вакыт тар, ә укыйсы бик килә... Эльвира әйтүенчә, нигездә, бу хатларда фронтовиклар ничек яшәүләре, кайсы фронтта булулары, нәрсә ашаулары турында язганнар, гаиләләрен искә төшергәннәр. 
Большаковлар гаиләсе исә Ширәмәт һәм Түбән Уратма авыллары тарихын өйрәнгән. Язмаларын һәм шәхси фотоларын (араларында XIX гасыр ахырында төшкәннәре дә бар) архивка тапшырганнар. 
Түбән Кама рәссамы Алексей Ларионов Красный Ключ бистәсе һәм Сүбәләк авылы турында язмаларын алып килгән. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Автор фотосы.
(Дәвамы киләсе санда)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: