Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Дәлилләргә кирәк

«Балага кышкы аяк киемен ноябрь аенда ук сатып алган идек. Сатучылар гарантия вакыты бер ай дип әйттеләр. Әмма гыйнварда бер ботинканың төбе (табаны) төште. Бу аяк киемен кире кибеткә тапшырып буламы? Азат Исламов».

Сорауны Түбән Кама территориаль органының эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге начальнигы Евгения ЧЕРНОВАга юлладык:
– «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Канунында язылганча, җитештерүче үз товарына гарантия вакыты билгели ала, әмма сатучының бу вакытны киметергә хокукы юк. Сезонлы товарлар өчен, шул исәптән аяк киемнәренә дә, гарантия вакыты сезон башлануга гамәлгә керә. Бу очракта 16 ноябрьдән 15 мартка кадәр дәвам итә.
Аяк киеме сатып алганда гарантия вакыты турында әйтмәсәләр яки ул язылмаган булса, ГОСТ 26167-2005 нормалары буенча, җитештерүче гарантиясе сату вакытыннан яки сезон башлангач, кимендә 30 көн тәшкил итә. Мәсәлән, ботинканы 2 ноябрьдә сатып алсагыз, 30 көнлек гарантия вакыты 16 ноябрьдән башлана.
Бу вакыт эчендә аяк киемендә җитешсезлекләр табылса, аны кибеткә тапшырырга мөмкин. Гарантия вакыты үтсә дә, ике ел эчендә товарны кире тапшырып була. Тик башта җитешсезлекләрнең, кулланучы гаебе белән булмавын дәлилләргә кирәк булыр.
Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X