Туган як

Депутат билгеле

10 сентябрьдә шәһәребезнең 13нче бермандатлы көнбатыш сайлау округында өченче чакырылыш Түбән Кама шәһәр Советына депутат сайлау буенча өстәмә сайлау узды. Анда сайлану өчен 4 кандидат - Рөстәм Альберт улы Абдуллин, Елена Александровна Гатина, Андрей Васильевич Колосов һәм Дмитрий Валерьевич Чирков ярышкан иде. Сайлау участогына килеп, тавыш биргәннәрнең 42,99 проценты Р....

10 сентябрьдә шәһәребезнең 13нче бермандатлы көнбатыш сайлау округында өченче чакырылыш Түбән Кама шәһәр Советына депутат сайлау буенча өстәмә сайлау узды. Анда сайлану өчен 4 кандидат - Рөстәм Альберт улы Абдуллин, Елена Александровна Гатина, Андрей Васильевич Колосов һәм Дмитрий Валерьевич Чирков ярышкан иде. Сайлау участогына килеп, тавыш биргәннәрнең 42,99 проценты Р. Абдуллинга өстенлек бирде.
Рөстәм Альберт улы Абдуллин, 1980 елда туган, «Түбән Кама икмәк комбинаты» ААҖ генераль директоры, «Россия коммунистлары Коммунистлар партиясе» тарафыннан тәкъдим ителгән.
Шулай итеп, ул өченче чакырылыш Түбән Кама шәһәр Советына депутат итеп сайланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: