Туган як

Депутат җавап бирә

21 февральдә «Туган як» газетасы редакциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев белән туры элемтә оештырылачагы турында хәбәр иткән идек. Сорауларын телефон аша шалтыратып биргән һәм аларга җавапларны газета битләрендә күрергә теләгән укучыларыбызга түбәндә депутатның җавапларын урнаштырабыз. Ә шәхсән үзе белән кара-каршы утырып сөйләшергә теләгән сайлаучыларның үтенеч-гозерләрен...

21 февральдә «Туган як» газетасы редакциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев белән туры элемтә оештырылачагы турында хәбәр иткән идек. Сорауларын телефон аша шалтыратып биргән һәм аларга җавапларны газета битләрендә күрергә теләгән укучыларыбызга түбәндә депутатның җавапларын урнаштырабыз. Ә шәхсән үзе белән кара-каршы утырып сөйләшергә теләгән сайлаучыларның үтенеч-гозерләрен Разил Исмәгыйль улы шул көнне Студентлар урамындагы 9нчы йортта урнашкан кабул итү бүлмәсендә тыңлады һәм җавапларны үзләренә ишеттерде.
Югары Чаллы авылыннан Мәдинә Нәфыйкова:
- 7 февральдә авыл җирлеге җыены булды. Ул гел урысча алып барылды. Чеп-чи татар авылларында ул җыелышларны ни өчен татарча алып бармыйлар икән, ичмасам? Югыйсә, татарча сорау бирергә куркып утырабыз.
- Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 маддәсе Татарстан Республикасында дәүләт телләре - тигез хокуклы татар һәм рус телләре, дип билгели. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында»гы Татарстан Республикасы Законының 13 маддәсе нигезендә, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының, дәүләт органнарының, предприятиеләрнең, учреждениеләрнең һәм башка оешмаларның эшчәнлегендә Татарстан Республикасы дәүләт телләре кулланыла. Бу мәсьәләне урында хәл итеп була дип саныйм. Әгәр авыл халкы җыенны татар телендә алып баруны кулай дип саный икән, сез моны авыл җирлеге башлыгы һәм җирле депутатлар белән бергәләп үзегез хәл итә аласыз. Һәрхәлдә, утырышта, киңәшмәдә, җыелышта катнашучы һәркем татарча чыгыш ясарга яки сорау бирергә хокуклы.
- Безнең авыл җирлегендә яшәүчеләр Кама Аланы поселогы үзәк хастаханәсенә беркетелгән. Авыл җирлегендә хәтта теш дәвалау урыны да юк. Элек Кызыл Чапчакта участок хастаханәсе булганда яхшы иде. Ә хәзер Кама Аланына бару бик уңайсыз.Безнең авыл җирлегендә яшәүчеләрне Түбән Кама үзәк район больницасына беркетеп булмыймы?
- Югары Чаллы һәм Түбән Чаллы авылларын үз эченә алучы Кызыл Чапчак авыл җирлеге халкын Түбән Кама үзәк район хастаханәсенә беркетү мөмкинлеген карауларын сорап, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрына һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгына мөрәҗәгать иттем, җавап көтәбез.
Түбән Кама шәһәреннән Камил Каюмов:
- Узган ел мәктәпләрдә татар теле белән бик кыен хәл килеп туды. Ул хәлләргә битараф кала алмыйбыз. Хәзер дә борчылабыз. Телебезгә кагылышлы вәзгыятьне үзгәртү буенча Дәүләт Советында ниләр эшләнә?
- Дәүләт теле буларак, татар телен укыту өлкәсендә туган хәл татар халкы язмышына битараф булмаган һәркемне, шул исәптән безне дә борчый. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Казан федераль университеты белән берлектә, Татар телен һәм әдәбиятын укыту концепциясен әзерли. Татар телен укыту методикасын һәм дәреслекләрне яңарту, шулай ук укытучылар әзерләү һәм аларга өстәмә белем бирү мәсьәләләре аерым контрольдә тора. Рус телле балаларга татар телен өйрәтү өчен «Сәлам» дип исемләнгән заманча дәреслекләр әзерләнә. Балалар өчен тәүлек буенча эшләүче татарча яңа телеканал «Шаян ТВ» тиздән үз эшен башлап җибәрәчәк. Шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасы нигезендә, Милли педагогия институты булдыру турында фикер алышу бара. Безнең Комитет боларның барысын да даими рәвештә күз уңында тота, киләсе утырышларның берсендә әлеге мәсьәләләр буенча депутатлар, галимнәр, мәгариф белгечләре, укытучылар белән киңәшләшергә ниятлибез.
Түбән Кама шәһәреннән (Түбән Чаллы авылында да яшиләр) Рзуда Ахунова:
- Шәһәрдә Бызов урамындагы 18нче йортта торабыз. Подъездларга 15 ел элек ремонт ясалганнан соң, бүтән ремонт булмады. Подъездыбызда хәтта почта әрҗәләре дә юк. Газета-журналлар ала алмыйбыз, квитанцияләр югала. Бу хакта үзебезнең 11нче йортлар идарәсенә күп мәртәбә әйтеп карадык. Башта 2017 елда куярбыз, дигәннәр иде. Хәзер тагын 2019 елга күчергәннәр. Өстәвенә, йорт подвалындагы торбалардан су агып ята, аларын да карамыйлар. Нишләргә дә белгән юк инде.
- Йортыгыздагы хәлләр турында Түбән Кама шәһәре башкарма комитетына хат юлладым, барысы берьюлы ук булмаса да, Сез күтәргән мәсьәләләр эзлекле рәвештә уңай хәл ителер дип өметләнәм.
- Инде авыл хәлләренә күчик: Түбән Чаллы авылы кешеләре хәзер авырып китсәләр, Кама Аланындагы больницага йөрергә тиешләр. Ә анда ике транспортка күчеп утырып барышлы. Авыру кеше өчен бик кыен. Безне Түбән Кама больницасына беркетсәләр, уңайлы булыр иде.
- Әлеге сорау буенча мәгълүмат югарыда бирелде.
- Түбән Чаллыда сыер фермаларын Каенлыга күчерәләр. Бу ни өчен шулай эшләнә? Үзләре, авылларны үстерәбез, диләр, ә үзләре, киресенчә, бетерү ягына алып баралар. Шуны һич аңлый алмыйм.
- Авылларны саклап калу өчен эш урыннарын булдыру һәм саклау гаять мөһим. Бу хәлгә ачыклык кертүләрен сорап, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, Түбән Кама районы башкарма комитетына мөрәҗәгатьләр юлланды.
Редакциядән: Депутат мөрәҗәгать иткән җитәкчеләрдән җаваплар килгәч, Разил Вәлиев алар турында сорау юллаучыларга хәбәр итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: