Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Демографик «чокыр»га тәгәрәп төштек

Узган ел нәтиҗәләре буенча, Түбән Камада үлүчеләр саны туучыларга караганда күбрәк булган.

Бу хакта «эшлекле дүшәм-бе» киңәшмәсендә Түбән Кама мэры Айдар Метшин җиткерде. 2019 елда 2911 бала туып, 2415 кеше вафат булса, 2020 елдагы саннар шәһәрдәге һәм илдәге хәлләрнең мөшкеллеген күрсәтә: 2763 бала туган, 3213 кеше үлгән. Татарстанда демографик күрсәткечләр 2003 елныкына туры килә.
– Күп кенә шәһәрләр кебек, без дә узган гасырның 90 нчы еллардагы демографик «чокыр»ына эләктек. Моңа, әлбәттә, пандемиянең дә, өлкәннәрнең яшьләргә караганда күбрәк булуының да тәэсире бар. Аннары барыбызга да мәгълүм сәбәпләр аркасында диспасеризацияне туктатып торырга туры килде, – дип аңлатты шәһәр мэры.
Сүз уңаеннан, Түбән Камада гомер озынлыгы уртача 75,5 ел итеп күрсәтелә. Ләкин саннарга игътибар белән карасак, хатыннарның уртача гомерләре – 80,3 яшь, ә менә ирләрнең 70,3 яшь булуын күрәчәкбез. Ә бу аерма 10 ел тәшкил итә дигән сүз!
Әлбәттә моңа ирләрдә тәмәке тарту һәм хәмер куллану кебек гадәтләрнең ешрак күзәтелүе, аларның табибларга сирәк күренүләре дә тәэсир итми калмый. Өченче буын университетының сәламәт
лек төркемендә дә, нигездә, пенсионер хатын-кызлар шөгыльләнә.
Быел, беренче чиратта, 65 яшьтән олы түбәнкамалыларга профилактик чаралар үткәрү максат итеп куелган. Медицина ярдәменең төп юнәлешләренең берсе диспансеризация һәм планлы медицина тикшерүләре уздыру булачак икән. Хәзерге вакытта планлы медицина ярдәме элеккечә күрсәтелә башлаган.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев