Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Әдәби берләшмәдә очрашулар булып тора

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе турында шәһәребездә белмәгән кеше сирәк, чөнки инде илле елдан артык эшләп, әдәбият сөючеләргә яңа әсәрләребезне – шигырь-хикәяләребезне тәкъдим итеп киләбез.

Безнең берләшмәгә милләт язмышына битараф булмаган талантлы төрле һөнәр ияләре йөри. Атнаның һәр якшәмбесендә Халыклар дуслыгы йортына җыелып, шәһәребездә булган мөһим вакыйгалар турында, эшләнгән һәм эшләнәсе эшләребез хакында сөйләшәбез, фикер алышабыз, планнар корабыз. Ул гына да түгел, һәркем үзенең иҗат җимешен – яңа әсәрләрен алып килә, аларны укып, үз язмалары белән иптәшләрен дә таныштыра. Һәр язманың уңай яклары, тәрбияви әһәмияте, әдәби эшләнеше күз алдында: җитешсез яклары булса, дусларча киңәш бирәбез, кирәк булганда бергәләшеп төзәтәбез.
Әйе, татарларның милләт булып яшәргә һәм үсәргә бердәнбер мөмкинлеге – Татарстаныбызда. Ә яраткан шәһәребез Түбән Камада без төрле милләт кешеләре белән янәшә, дус-тату яшибез, иҗат итәбез. Иҗатыбызда мәдәниятебезнең, халкыбыз традицияләренең тәэсире көчле. Бу шулай булырга тиеш тә. Халыкның бөтенлеген мәдәният һәм әдәбият билгели, аны үткәннән киләчәккә алып бара.
Безнең әдәби берләшмә үз эшен җәй көне дә дәвам итте. Районыбыз авылларында «Әдәби кораб» проекты буенча халык белән күпсанлы очрашулар үткәрелде, «Кунакчыл Түбән Кама» проекты буенча төрле язучылар, әдәбият әһелләре китапханәләргә чакырулы булды, «Мәрхәмәтлелек» үзәгендә дә безнекеләр көтеп алынган кунак. Мәктәп укучылары белән очрашырга да вакыт табабыз.
Соңгы арада берләшмәгә килеп кушылган яңа исемнәр – талантлы, өметле каләмдәшләр булуы да безне сөендерә. «Туган як» битләрендә балалар иҗатын күреп, укып шатланабыз. Әлегә андый укучыларыбыз да байтак. Аларны да әдәби берләшмәгә тартасы иде. Иҗат иткән бала һичкайчан начар гамәл кылмый, аның моңа вакыты да калмый. Тик шунысы куркыта: тора-бара татар телендә чыккан китапларыбызны укырлык, аңларлык балалар булырмы? Соңгы елларда меңъеллык тарихы булган телебезгә карата вәзгыять шундый уйларга этәрә. Тик, без бай тарихлы татар теле яшәргә, татар халкы дөньяныңалга киткән илләре белән бертигез булырга тиешлеген яхшы аңлыйбыз. Замана яңадан яңа исемнәр тудырыр әле.
Ралия КӘРИМОВА, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең җаваплы сәркатибе.
Фотода: язма авторы Р. Кәримова.
Фото Р.Кәримованың архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X