Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Данлы еллар кайтавазы тынмас

Парад узгач, шәһәрдә күңел ачу чаралары башланды. Халык иҗаты йорты янында, шәһәр паркларында бәйрәм концертлары, уеннар узды. Ә ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары өчен елдагыча «солдат привалы» оештырылды. 800дән артык кеше солдат боткасын авыз итте..

«Хыялланырга гына кала иде»

Биредә барысы да чын хәрби привалга охшатып оештырылган иде. Сугыш елларында солдатлар аны хәрби техниканы тикшерү өчен ясаганнар. Бу вакыт эчендә кешеләр ял итеп алырга тырышканнар. 
Кечкенә генә сәхнәдә шәһәр артистлары концерт күрсәттеләр. Сугыш чоры җырларына ветераннар да кушылды. Аларны томалап пешерелгән итле  солдат боткасы белән сыйладылар. Ветераннар әйтүенчә, сугыш вакытында май салып пешерелгән мондый ботка турында фронтта һәм тылда хыялланырга гына мөмкин булган. 

Хәрби техника кайтартылды

9 майда сугышчы-интернационалистлар мемориалында хәрби техника экспозициясен ачу тантанасы узды. 2016 елда биредә солдат һәйкәле куелган иде. Хәзер исә ул бронялы разведка-күзәтү машинасы һәм «Град» реактив залплы ут системасы комплексы белән тулыландырылды. Тантанада Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Түбән Кама хәрби комиссары Фәрит Миңгәрәев, сугышчы-интернационалистларның ата-аналары, тол хатыннары һ.б. катнашты.  

Хәтер сагында

Шул ук вакытта шәһәр музее янында, инде традиция буенча, шәһәрдәшләр «Үлемсез полк» акциясендә катнашыр өчен җыела башладылар. Кечкенә мәйданчык кешеләр белән тулды: биредә шәһәр җитәкчеләре дә, өлкән яшьтәгеләр дә, укучылар һәм студентлар да бар иде. Кайберләре гаиләләре белән килделәр. Кулларында – кадерләп саклаган портретлар. Афәт килгәч, үз-үзләрен аямыйча Ватанны саклаган әти-бабалары фотолары. 
Беренче мәртәбә «Үлемсез полк» акциясе 2015 елда узды. Анда 4 мең кеше катнашты. 2016 елда – 19 мең, узган ел 27 мең түбәнкамалы. Быел исә шәһәр урамнарына 32 мең кеше бу акциягә кушылды. Озын колонна шәһәр музее яныннан Төзүчеләр, Химиклар проспектлары буйлап Җиңү Монументына кадәр узды. Биредә кешеләр чәчәкләр куйдылар.


«Үлемсез полк» акциясе быел Ташлык авылында да узган. Аңа күрше авыллар халкы да кушылган. Авылның төп урамы буйлап 500ләп кеше үткән. Чараны тумышы белән Ташлык авылыннан булган, хәзерге вакытта Казанда яшәүче шагыйрь, юмор остасы Алмаз Хәмзин оештырган. 

Салют белән тәмамланды

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан шулай ук шәһәребез паркларында концертлар, төрле чаралар узды. Лемаев мәйданында түбәнкамалылар өчен сугыш турында шигъри-җырлы тамаша күрсәтелде, «Гаилә» паркында сугыш җырлары буенча җыр марафоны оештырылды, Г.Тукай исемендәге ял һәм уку паркында «Буыннар хәтере» концерты үтте.
Кичен Җиңү Монументына йөзләрчә кеше килеп «Хәтер шәме» акциясендә катнашты. Бу чара яшь буын тарафыннан икенче ел оештырыла. Түбәнкамалылар Мәңгелек ут янында шәмнәрдән «ҖИҢҮ» сүзен язып, тезеп куйдылар. 
Кичке сәгать 10 да шәһәрдә салют аттылар. Түбән Кама күк йөзен меңнәрчә утлар балкытты. Салют «День Победы» җыры һәм легендар диктор Юрий Левитан тавышы астында яңгырады.  
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Автор фотолары.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X