Туган як

Дагстанлы лезгин биергә һәм көрәшә белергә тиеш

Халыклар дуслыгы йорты канаты астына хәзерге вакытта 14 милли-мәдәни оешманы алган. Шуларның берсе – Дагстан вәкилләре берничә ай элек кенә оешканнар. «Туган як» газетасы хәбәрчесе оешма рәисе Бәшир Магомедов белән очрашып, Түбән Камада дагстанлыларның гореф-гадәтләре, яшәү рәвешләре турында сорашты.

Дагстан милли-мәдәни оешма рәисе Бәшир Магомедов Түбән Камага 1989 елда килгән.
– Башта, әлбәттә, авыр булды. Яңа урын, яңа кешеләр, туган ягымда әти-әнием, барлык туганнарым калды. Хәзер исә, киресенчә, туган авылыма кайтсам, шәһәрне сагына башлыйм. Әти-әни үлгәч, анда озак итеп яшисе дә килми, әмма вафат булсам, шунда җирләргә куштым, – ди ул. 
Бәшир Магомедов үзәк хастаханәдә баш табибның хуҗалык эшләре буенча урынбасары булып эшли. Аның гаиләсе тормышын медицина белән бәйләгән: хатыны Эльмира – гинекология бүлеге мөдире, улы – травматолог, килене дә табиб булып хезмәт куя.
Милли-мәдәни оешма төзү уе белән янып йөргән ирне Татарстанның Дагстан җәмгыяте рәисе Шамил Газиев дәртләндереп җибәрә. Чыннан да, башка шәһәрләрдә булып та, бездә нишләп булмаска тиеш? Түбән Камада Дагстаннан килгәннәр бер-берсен беләләр, аралашып торалар. Шуңа күрә яңа оешма төзү, халыкны җыю бер дә кыен булмаган.
– Хәзерге вакытта оешмабызда 32 кеше исәпләнә. Шуларның иң өлкәне Гарун Халилов 60 яшьтән узган, иң яше – Марат Шахбанов – аңа 29 яшь кенә. Һәм иң кызыгы, әгъзаларның 85 проценты медицина өлкәсендә хезмәт куя. Халыклар дуслыгы йортында безгә кабинет та бирделәр. Әмма түбәдән су үтү сәбәпле, анда күченә алмыйбыз әле, – дип дәвам итә Бәшир әфәнде.
Үзе Дагстанлы – Дагстан иле кешесе, ә милләте ул түгел икән. Милләтләре – 38: авар, даргин, лак, кумык, лезгин, агул һ.б. Моннан кала, 78 сөйләм дә бар. Бәшир Магомедов әйтүенчә, кайчак ике күрше авыл халкы бер-берсен аңламаска мөмкин. Бәлки, шуңадыр, дәүләт теле итеп рус теле кабул ителгән. 
Оешма рәисе иле, халкы турында горурланып сөйли. Кайсы илдә яшәсә дә, кеше туган телен онытмаска гына түгел, саф үз телендә сөйләшергә тиеш, дип саный. Тамырларыңны онытмаска, традицияләрне, милли бәйрәмнәрне сакларга. Ислам динендә булгач, дагстанлылар намаз укый, ураза тота, Ураза һәм Корбан гаетләрен, Мәүлид көнен зурлап уздыралар. Моннан кала, аларның милли бәйрәмнәре дә бар. Шуларның берсе Сабантуйга охшаш «Отсбай» – беренче буразна бәйрәме. Әмма ул чәчү башланганчы үткәрелә. Ир-егетләр аркан тартыша, ат чабышларында катнаша, ирекле көрәштә үз-үзләрен сыный. Әмма иң күп кеше эт сугышын карарга җыела. Бу көнгә этләрне махсус әзерлиләр. Кешеләр җиңүчегә дип, акча куялар. Әмма хайваннар бер-берсен үтерергә тиеш түгел: җиңелгән эт теш ыржайта башласа, аларны аералар.
Бәйрәмнәрдә һәрвакыт иң тәмле сыйлар әзерлиләр. Гомумән, Дагстанда ашларда ит һәм борыч, тәмләткечләр күп булырга тиеш. 
– Без сарык һәм сыер ите яратабыз, шуңа күрә алар ашка мөмкин кадәр күбрәк салына. Ит яки кипкән казылык белән хинкал телне йотарлык була. «Чуду»  – дигәне сезнең кыстыбыйга охшаган, әмма эченә ит салына.  «Курзе» камыры пилмәннекенә охшаш, тик эчлеге – ит кенә түгел, кычыткан, эремчек белән дә. Әлбәттә, пылаусыз, шашлыксыз бер бәйрәм дә узмый, – дип санап китте Бәшир Магомедов.
Шулай да Түбән Камада яшәү дәверендә җирле ашларны да яратып өлгергән. Хатыны бигрәк тә өчпочмакны, бәлешне, токмачлы ашны тәмле итеп пешерә икән.
Бәшир әфәнде әйтүенчә, Дагстан халкының күңеле иркен. Ул беренче чиратта кунакчыллыгы белән дан тота. Ә туйлар 500 кешедән дә ким булмаска тиеш. 1000 кеше чакыру – анда гадәти күренеш. Моның өчен махсус заллар бар. Туйлары, гадәттә, өч көн уза, авылларда бер атнага сузыла. 
Авыр очракта туганнар, дуслар бер-берсенә ярдәмгә ашыга. Менә кабинетны да үз көчләре белән яңартырга булганнар. 
Акчасын да тапканнар. Планнарда шулай ук – музей оештыру. Оешма әгъзалары башка кабинетларга кереп, андагы музейлар белән танышканнар.
Хәзер Дагстанга кайтучы кешеләр борынгы әйберләрне алып килергә тиеш. Андагы көнкүрешне чагылдырган экспонатлар күп, әйтик, «пандур» дигән музыка коралы. Анда Бәшир әфәнде үзе дә уйный белә. Музейда шулай ук кул белән тукылган келәмнәр һәм, әлбәттә, ил символы – «папаха» урын алачак. Милли кием әлегә тектермәгәннәр, әмма оешма рәисе әйтүенчә, Дагстаннан алып кайтырга тырышачаклар. 
– Шәһәркүләм бәйрәмнәрдә катнашырга мөмкинлек булмады. Быел Сабантуйда безгә: «карап йөрегез, танышыгыз, өйрәнегез» – диделәр. Чыннан да, бәйрәмнәр үзенчәлекле булып үтә. Милли оешмаларга аерым мәйдан бирүләре дә әйбәт, – дип тәэсирләре белән уртаклашты ул.
Гомумән, алар өчен сәхнәгә чыгып җырлау, бию берни тормый. Бәшир әфәнде һәр дагстанлы «лезгин» биюен башкара һәм көрәшә белергә тиеш дип саный. Улы Марат та ирекле көрәш буенча Түбән Кама чемпионы исеменә лаек булган, ә туй алдыннан «лезгин» биюен өйрәнеп, башкарган.  Димәк, кунаклар алдында әти-әнисе дәрәҗәсен төшермәгән, дигән сүз. 
Теләкләре бар, планнары зурдан – димәк булдырачаклар. «Халыклар дуслыгы йортына рәхим итегез!», диясе генә кала.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: