Туган як

Чыршыларны саклыйк!

Соңгы вакытта эчә торган суыбызның яраксыз булуы, сулаган һаваның начар булуы турында чаң кагабыз. Чөнки экологиянең кеше организмына уңай тәэсире кимү сәбәпле, элек күрмәгән, колак ишетмәгән нинди генә авырулар белән газап чикмиләр. Моңа инану өчен дәваханәләргә керү дә җитә. Табибка керергә чиратлар озын, әле эләгим дисәң, кайчак талоны да булмый....

Соңгы вакытта эчә торган суыбызның яраксыз булуы, сулаган һаваның начар булуы турында чаң кагабыз. Чөнки экологиянең кеше организмына уңай тәэсире кимү сәбәпле, элек күрмәгән, колак ишетмәгән нинди генә авырулар белән газап чикмиләр. Моңа инану өчен дәваханәләргә керү дә җитә. Табибка керергә чиратлар озын, әле эләгим дисәң, кайчак талоны да булмый.
Шәһәребездә гигант предприятиеләр - «Нефтехим», «ТАНЕКО» һ.б. заманча технологияләр кулланып эш алып баралар кебек һәм шул чараларның нәтиҗәсе итеп халыкка: «Бездә экологиягә зарар китерелми», - дип белдерәләр. Бу сүзләрнең дөреслеккә туры килү-килмәве безгә билгесез. Белсәк тә, берни эшли алмыйбыз.
Экологияне саклау, яхшырту дәүләт күләмендә үтәлергә һәм һәркайсыбыздан соралырга тиеш. Ул бик күп нәрсәләрдән тора. Мин бары бер очракка гына тукталып, үземнең борчуларымны һәм киңәшләремне җиткерәсем килә.
Илебездә Яңа елны һәр кеше шатланып, көтеп каршы ала. Чыршы бәйрәменә бигрәк тә балалар әзерләнә - Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр көтәләр. Шәһәребезнең мәйданчыкларында зур чыршылар бизәлә...
Безне -өлкән буын кешеләрен һәм экологияне саклау һәм яхшырту турында фикер йөртүчеләрне менә нәрсә борчый: бәйрәмгә дип, ил буенча миллионнарча нарат һәм чыршы агачлары исраф ителә. Тимер каркаска чыршы ботаклары беркетү өчен күпме агачны әрәм итәргә туры килә! Кайберәүләр: «Ул чыршылар сату өчен урманчылыкта махсус үстерелә», - диярсез. Уйлап карыйк әле, әгәр шул чыршыларны елга буйларына, ерганакларга, авыл хуҗалыгы өчен файдаланылмый торган урыннарга утыртсак, урманга зыян килмәс иде.
Тагын нишләргә була? Кибетләрдә ясалма чыршылар сатыла: матур да, аннары озак еллар кулланып була. Икенчедән, шәһәребездә бәйрәм уздырыла торган мәйданда 5-10 еллык чын чыршыны техника ярдәмендә балчыгы-тамыры белән казып алып, көзен яки язын утыртып куйыйк. Киләчәктә алар нәкъ хакимият йорты каршындагы чыршылар кебек зур, мәһабәт булып үсеп утырачаклар. Экологиягә дә уңай тәэсир итәчәкләр.
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
мәгариф ветераны.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: