Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Чыршы шәһәрчекләренең иң матурлары

Җитәкчеләрнең бу яңа елдагы беренче "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә, күркәм бер гадәт буенча, шәһәребездәге һәм, шулай ук, районыбыз авылларындагы чыршы мәйданчыкларының иң матур бизәлешлеләрен игълан итеп, аларның төрле номинацияләрдә җиңү яулаганнарына муниципаль район башлыгы Айдар Метшин Дипломнар тапшырды. "Зур шәһәрнең утлары" номинациясендә җиңү "Нижнекамскнефтехим" җәмгыятенең Нефтехимиклар паркына бирелде. "Әкият иле" номинациясендә...

Җитәкчеләрнең бу яңа елдагы беренче "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә, күркәм бер гадәт буенча, шәһәребездәге һәм, шулай ук, районыбыз авылларындагы чыршы мәйданчыкларының иң матур бизәлешлеләрен игълан итеп, аларның төрле номинацияләрдә җиңү яулаганнарына муниципаль район башлыгы Айдар Метшин Дипломнар тапшырды.

"Зур шәһәрнең утлары" номинациясендә җиңү "Нижнекамскнефтехим" җәмгыятенең Нефтехимиклар паркына бирелде.

"Әкият иле" номинациясендә җиңүгә Мурадьян урамы каршында, урманга сыенып утырган "ТАНЕКО" паркы ("ТАНЕКО" җәмгыятенеке) лаек булды.

"Кар бизәкләре" номинациясендә "Шинник" спорт комплексы янәшәсендәге чыршы шәһәрчеге ("Татнефть-Нефтехим" идарәче компаниясенеке) җиңүгә лаек дип табылды.

"Европага тәрәзә" номинациясендә - "Җәлил" кинотеатры янындагы Яңа ел мәйданчыгы ("ТАИФ-НК"); "Традицияләргә тугрылык" номинациясендә - "Вахитов урамы" трамвай тукталышындагы чыршы мәйданчыгы (Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты); "Кышкы күңел ачулар " номинациясендә - Химиклар урамындагы Чыршы шәһәрчеге ("Нижнекамская ТЭЦ»); "Ел ачышы" номинациясендә исә Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркы (Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты) җиңү яуладылар.

"Йолдызлы әйлән-бәйлән" номинациясендә җиңү Кама Аланындагы чыршы шәһәрчегенә (поселок башкарма комитеты) тапшырылды.

"Яңа ел серпантины" номинациясендә - Иске Чишмә авылындагы, "Яңа ел фантазиясе" номинациясендә - Сухрау авылындагы, ә "Яңа ел алды могҗизасы" номинациясендә Красный Ключ поселогындагы чыршы мәйданчыклары бүләкләнде.

Әле яңа елга аяк кына бастык, Түбән Каманы бизәп, кичләрен үзләренең аллы-гөлле тонык утлары белән күңелне тартып торган Чыршы мәйданчыклары яныннан да бала-чага, яшьләр өзелми. Ә шулай да, хәзердән үк инде 2016 ел азагында шәһәребез урамнарын әкият иленә әйләндереп, балкып утырачак Чыршы мәйданчыкларының яңа төсмерләр өстәлгән үзенчәлекле бизәлешен күрергә күңеле ашкынучылар да бардыр. Ул мизгелләргә кадәр әле, барыбызга да бу 2016 елның һәр көнен, атна-айларын иминлек һәм җан тынычлыгы белән уздырырга, Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгын гөрләтеп уздырырга, исән-сау булырга язсын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев