Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау онлайн режимында узды

25 майда, гадәттә, балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре, ә мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре уза. Ә быелгы хәлләр күп нәрсәне үзгәртте.

«Сау бул, бакча! Исәнме, мәктәп!»

Март, апрель айларында бакчаларда сабыйлар тавышы тынды, 12 майдан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре балаларны кабат кабул итә башлады. Әмма барлык саклык чаралары үтәлешен тикшереп торалар.

Быел шәһәр һәм район балалар бакчалары белән 3775 бала хушлаша

Кызганычка, бакча белән хушлашу иртәләрендә әти-әниләр катнашмаячак. Балаларының җыр-биюләрен алар бары тик видео аша карый алачак. Бакча мөдирләре операторларны һәм фотографларны кертергә рөхсәт бирде. «Без ата-
аналарның хәлен аңлыйбыз, әмма таләпләргә каршы килә алмыйбыз. Беренче урында – балалар сәламәтлеге. Безгә дә сабыйларыбыз белән аерылышу авыр, әмма бу көн матур хатирә булып калсын өчен тырышачакбыз», – диде мәктәпкәчә белем бирү идарәсе начальнигы Светлана Андрианова. Хәзерге вакытта бакчага йөрмәүчеләр дә бәйрәмгә килә ала, тик башта табибтан сәламәт булуы турында белешмә алырга кирәк икән.
Гөлия Нигъмәтуллинаның кызы Мәрьям 83 нче балалар бакчасына биш ел йөргән. Әлбәттә, чыгарылыш иртәсен гаилә бик көткән, күлмәк тә сатып алганнар. Әти-әниләр белән балаларны кая алып барасыларын да планлаштырып куйганнар.
«Үзизоляция вакытында өйдә утырдык, бәйрәмгә җырлар-шигырьләрне өйрәндек. Мин чыгарылыш иртәсе, гомумән, булмас, дип курыккан идем. Шуңа күрә бәйрәм көне бил-геле булгач, сөендем. Иң мөһиме – балалар шатлансын, күңел ачсын», – ди ул.

Кыңгырау чыңламады

1–8 нче сыйныфлар укуларын тәмамласалар, калганнары әле 30 майга кадәр укый. Шуңа күрә 25 майда мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңламады. Түбән Кама мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Айзирәк Рамазанова, мәктәпләргә бәйрәмне онлайн уздырырга киңәш ителде, дип белдерде.

Быел 9 нчы сыйныфны – 2876 укучы,11 нче сыйныфны 1130 укучы тәмамлый

24 нче лицей-интернат директоры Руслан Садыйков әйтүенчә, аларда «Соңгы кыңгырау» күләмле форум буларак узган якшәмбе көндә онлайн-режимда үткән. Бу көнне укучылар өчен төрле кызыклы викториналар оештырылган, директор һәм укытучылар котлау сүзләрен, теләкләрен җиткергәннәр, төрле кызыклы әңгәмәләр уздырылган. Бу форумда чыгарылыш сыйныф укучылары гына түгел, лицейда белем алучы башка балалар да катнашкан.
Гүзәл Мәрданованың улы Самат быел 24 нче лицейны тәмамлый. «Соңгы кыңгырау – бик үзенчәлекле бәйрәм, мәктәп белән хушлашу көне. Без, әти-әниләр, бик әзерләндек, дулкынландык. Кызганычка, коронавирус белән булган хәлләр планнарны бозды. Алай да, чыгарылыш кичәсе үтәр дип өметләнәбез. Әлегә бөтен көчне һәм игътибарны имтиханнарны уңышлы бирүгә юнәлтәчәкбез», – ди ана.
Галия Морадыймова да бу көннең балалар өчен мөһимлеген ассызыклый. «Бергә укыдылар, интернатта гаилә булып яшәделәр. Саубуллашыр алдыннан барыбыз да: ата-аналар, укытучылар, балалар күрешсәк, әлбәттә, күңеллерәк бит!» – ди ул.
«Мин соңгы кыңгырауны үткәрүдән бигрәк, дусларым, сыйныфташларым белән очрашып сөйләшер идем. Аларны бик сагындым», – ди Самат үзе. Ә менә сыйныфташы Тимур бәйрәм уздыруга каршы килми дә бит...
Мәгариф идарәсендә безгә чыгарылыш кичәләре турында әлегә берни әйтмәделәр. Кем белгән, хәлләр уңайланса, бәлки укучылар өчен чын бәйрәм оештырырга рөхсәт бирерләр. Юкса, тормыш тулысынча онлайн форматка күчеп бара бит...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев