Туган як

«Чуваш милләте вәкилләрен эшчән һәм тыйнак дип саныйм»

«Татар кешесе чуваш телен аңламаска мөмкин, әмма чуваш татарны аңлый», – ди чуваш иҗтимагый-мәдәни үзәге рәисе Галина Ляхова. Өстәвенә, ул әле 2014 елдан 34 нче чуваш гимназия-интернат директоры вазифаларын да үти. Күптән түгел, гимназия – 20, ә үзәк 30 еллык юбилейларын билгеләп уздылар.

– Узган гасырның 90 нчы елларында Советлар Союзы таралгач, күп кенә милләтләр аерылып чыгарга теләделәр, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклап калып кына түгел, киләчәк буыннарга тапшыру бурычы да тора иде. Әйтик, чувашлар Түбән Камадагы милләтләр вәкилләре саны буенча өченче урында тора. 2010 елдагы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, 3000 мең кеше дип күрсәтелде, хәзер исә 6000 тирәсе яши дигән мәгълүмат бар. Алар арасында җирле чувашлар да, предприятиеләргә эшкә килеп, соңрак төпләнгәннәре байтак, – дип аңлата Галина Анатольевна.
Башта үзәк барлыкка килә. Милләттәшләр берләшә, берсен-берсе барлый, җырлар, биюләр өйрәнә башлый. Шәһәребездә нинди генә бәйрәм булса да, алар һәрвакыт сәхнәгә чыга. «Тамаша» һәм «Шанкарав» коллективларын белмәгән кеше юктыр. Әмма җырлап-биеп кенә эш бармый. Телне, мәдәниятне яшь буынга тапшыру максатыннан Николай Атряскин ярдәме белән 20 нче мәктәптә, якшәмбе мәктәбе ачыла. Шунда Галина Ляхова үзе дә укыта. Яшь белгечне сәнгатькә дә тарталар. Наталья Зотеева («Тамаша» театрының беренче җитәкчесе), Валентина һәм Семен Ивановлар, Галина Спиридонова һ.б. актив кешеләр өйләр буенча йөреп, укырга чакыралар, балалар бакчаларында чуваш балаларын барлап, дәресләр алып баралар, 32 нче гимназиядә аерым кабинетлар ачтыруга ирешәләр.
Ә 1999 елда җәмәгать эшлеклесе, тәҗрибәле укытучы Анатолий Гаврилов, ата-аналар һәм активистлар үтенече белән чуваш гимназия-интернаты да ачыла.
– Анатолий Петрович гимназиянең беренче директоры була. Әлбәттә, җитәкчеләр ярдәм итмәсә, бу эшне башкару авыр булыр иде. Ул вакытта Түбән Кама башлыгы Илсур Метшин, аның урынбасары Илсөя Мезикова, мәгариф идарәсе начальнигы Равис Шакиров тырышлыгы белән ике катлы аерым биналы булдык. Аларга алмашка килгән җитәкчеләрдән – шәһәр мэры Айдар Метшиннан, аның урынбасары Эльвира Долотказинадан, мәгариф идарәсенең хәзерге начальнигы Айдар Фәретдиновтан да зур ярдәм күрәбез, – дип дәвам итә Галина Анатольевна.
Кайбер укытучылар әле дә сафта: Нина Ильмукова, Ирина Третьякова, Ольга Абдулкина, Вера Юнысова белем бирүне дәвам итәләр. Гимназиягә кергәч тә, каршыда чуваш халкы мәгърифәтчесе Иван Яковлев сурәтен күрәсең. Уку йорты ул язып калдырган васыятьләр буенча яши. Шулар арасында туган телнең әһәмиятен ассызыклаганы да бар.
Биредә белем алучы 200 укучының 80 проценты – чуваш милләтеннән, калганнары руслар һәм татарлар. 20 бала интернатта яши. Шунысы да бар, гимназиядә балалар биш (!) тел өйрәнә. Ике ел элек республика ата-аналары татар теле дәресләреннән ваз кичеп, гаризалар язганда, биредә татар теле укыту элеккечә кала. Өстәвенә рус теле һәм чуваш теле дәресләре керә. Инглиз теле чит тел буларак өйрәнелә, ә 9 нчы сыйныфтан немец теле өстәлә. Концертларда да, конкурсларда да укучылар чуваш, татар, рус телләрендә чыгыш ясый, җиңүләргә лаек була.
Дәресләрдән тыш, балалар халык иҗаты өйрәнә, җыр, бию түгәрәкләренә йөри, шулай ук яшь армеецлар юнәлеше эш алып бара. Укучылар курайда, сыбызгыда уйнарга өйрәнә, көрәш серләренә төшенә. Фольклор буенча дәресләр алып баручы Татьяна Носевич – музыка укытучысы һәм «Шанкарав» («Кыңгырау») ансамбле җитәкчесе. Балалар еш кына олылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясый. Ел саен И.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда ата аналар алдында «Без бергә» йомгаклау концерты уза.
Гимназия Чувашия белән тыгыз элемтәләр урнаштырган. И.Н.Ульянов исемендәге Чувашия һәм Чиләбе педагогия университетларыннан кунаклар килә, балалар грант буенча туган телне өйрәнү лагерьларына бара. Укучылар шулай ук Татарстан чувашлары белән төрле конкурсларда, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенында очрашалар.
Чуваш иҗтимагый-мәдәни үзәгендә дә эш кайный. Репетицияләр, концертларда, бәйрәмнәрдә катнашулар. Милли киемнәрне башта үз исәпләреннән тектерсәләр, хәзер бу эш Түбән Кама башлыгы грантына башкарыла. Балалар алдында да чыгыш ясарга онытмыйлар. «Тамаша» һәм «Шанкарав» коллективлары җиткермәсә, әби-бабайлар гореф-гадәтләрен кем җиткерер? Тиздән Раштуа бәйрәме була, шуңа күрә балаларга «Сурхури» тамашасы күрсәтеләчәк. Ул Раштуа тарихына багышланган.
Сүз уңаеннан, һәр милләтнең үзгә бәйрәмнәре булган кебек, чувашларда да бар алар. Мәсәлән, Уяв (республика күләмендә дә уздырыла) – язгы эшләр тәмамлангач, кешеләр иркенләп ял итәләр, җырлыйлар, бииләр, кояшка һәм күк йөзенә рәхмәтләрен белдерәләр; ә июнь аенда узган Агадуй бәйрәменә колмактан куас куялар. Ярминкәгә кул эшләрен: чүлмәкләр, агачтан ясалган эшләнмәләр, тукымалар һ.б. әзерлиләр.
Милли ашлардан йаваны (кош ояларын хәтерләткән камыр ризыгы), хуплуны (татар бәлешен хәтерләтә, эчлеккә тары ярмасын өстиләр), шурпены (сыер яки сарык йөрәге, бавыры, башы, аяклары салып пешерелә), шартанны һәм тултармашны (тутырма) атап була. Чувашлар шулай ук кабакны бик яраталар икән, аннан әллә ничә төр ризык бар.
– Мин чуваш милләте вәкилләрен эшчән һәм тыйнак дип саныйм. Алар турында озак сөйли алам, чөнки укытучыларыбыз да, үзәк активистлары да, иҗат коллективлары да – бары тик хөрмәткә лаек кешеләр. Укытучылар хәтта балалар белән авылларга барып, борынгы җырларны язып алып, фәнни-тикшеренү эшләре язалар. Балаларыбыз имтиханнарны, нигездә, яхшы билгеләргә тапшыра. Әти-әниләр безгә ярдәм итәргә әзер, димәк, шулай булганда, гөрләп эшләрбез, – ди Галина Ляхова.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Фото Г. Ляхованың шәхси архивыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: