Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Чүп базымы, әллә ташландык төзелеш урынымы?

Менделеев урамындагы торак йортлар янындагы элеккеге төзелеш урыны рөхсәтсез чүплек ташлау урынына әйләнеп бара.

Бу «сакаллы» объект Советлар чорында ук төзелә башланган булгандыр инде. Чөнки, кайчандыр, нидер төзелергә ниятләнгәнен казылган һәм еллар узган саен күмелә барган чокыр гына күрсәтеп тора. Нәрсә төзергә җыенган булганнардыр, монысын инде белүче бармы икән? Ә чүп ташларга менә дигән урын! Койма белән әйләндереп алынмаган бит, бар да түк. Әллә кайларга бензин ягып, машина туздырып,барып йөрисе дә юк. Ерак түгел генә урнашкан торак йортлар тәрәзәсеннән «менә дигән» манзара.
Шәһәребез әле чагыштырмача яшь саналса да, мондый ташландык биналар шактый. Әллә бәхете-безгә, әллә бәхетсезлеге-безгә Советлар Союзы таралып китте дә, гөрләп чәчәк аткан социализм чорындагы барган төзелешләр шул рәхәт заманнарны хәтерләтеп торучы истәлек булып, әле дә анда-санда тырпаешып торалар. Аларны монда санап газетаның болай да аз урынын алып утырмыйм, үзегез дә беләсез. Тынычлык урамында да, Химиклар урамында да салына башлап та, ташлап калдырылган балалар бакчалары биналары хакында күп сөйләнелде. Сөембикә урамы башында тимер балкалар әллә кайчаннан бирле тырпаеп тора. «Ломать – не строить» дисәләр дә, сүтеп тә ташламыйлар, төзелешне дәвам да итмиләр.
Шунысы аяныч, ташландык объектларны саклаучы юк диярлек. Аларның күбесендә бала-чага уйнарга ярата. Яшүсмерләрнең «разборкалары» өчен дә аулак урын, артык кызыксынучыларның, чит-ятларның күзе төшми. Шуны да искә төшереп китим әле, бәлки үзегез дә ишеткәнсездер: узган ел гына Россиянең кайсыдыр шәһәрендә шундый ташландык төзелешкә алып кереп, бер яшь кызны көчләгәннәр иде. Ташландык төзелешләрдән бала-чагаларның егылып төшү очраклары да булгалады.
Бездә дә шундый күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен, әкренләп кенә бу совет чоры «һәйкәл»ләренең хуҗалары табылып, аларның язмышы хәл ителсен иде.
Илһамия ГАФФАРОВА.
Фото e-nkama.ru cайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев