Туган як

ЧИСТАРТАЛАР

Нәкъ җырдагыча «өченче көн тоташ кар ява». Коммуналчылар шәһәрне берничә көн дәвамында чистартты.

Бу буранны Мәскәүдән Сара циклоны алып килгән. Төп көчләрне Сүбәләк юлына тарттылар. Аны берничә махсус техника чистартты, тагын бер машина реагентлы су сипте. Шәһәрдә дә эш кайнады. Беренче чиратта, магистраль һәм ишегалды юлларын кардан арындырдылар. Эш ике сменада: иртәнге сәгать 6дан 16.30га кадәр һәм 19.00 сәгатьтән 4.30 сәгатькә кадәр барачак.
Мэриянең матбугат хезмәтендә кар җыю буенча туган сорауларны +7 987-284-28-16, 8(8555)42-56-80 номерларына
шалтыратып бирү мөмкинлеге турында әйттеләр.

Фото: https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: