Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Чиста» эш итүче җинаятьчеләр булмый»

35 яшьлек Алмаз Натиев – эчке эшләр идарәсенең баш эксперт-криминалисты. Ул анда 2007 елда килә.

Милиция һөнәре бала чагыннан ук тартса да, Алмаз мәктәпне бетергәч, ул вакытта дәрәҗәсе зур булган икътисад белгечлеге буенча белем ала. Әмма институтны тәмамлагач, язмыш хокук саклау органнарына китерә.
Чынлап әйткәндә, детектив сериалларын караганда, бармак эзләрен, биологик материалларны табучы, алар буенча җинаятьчеләрне ачыклаучы экспертларны тылсымчы буларак кабул итәм. Алмаз әйтүенчә, эшләре без  караганкинолардагы кебек, әмма күпкә катлаулырак. Эксперт булып барган беренче үтерү очрагын ул әле дә хәтерли. Бер ир бергә яшәүче хатынын кыйнап үтергән. Фатир тулы кан...
– Җинаять урынына тикшерүче, участок инспекторы, кинолог һәм эксперт-криминалист килә. Минем эшем – бармак, аяк киеме, генетик эзләрне табып, төшереп алу, җинаятьчене ачыкларлык материал туплау. Кирәкле җиһазлар һәм кораллар криминалист чемоданында саклана, – дип аңлата ул.
Эксперт җинаять урынын фотога төшерә, урлау булса, зыян күрүче белән сөйләшә, өйдә тәртип бозылу-бозылмавы, әйберләр югалу-югалмавы турыда сораша. Кайткач, тапкан бармак эзләрен база буенча тикшерә. Гадәттә, җинаятьче тиз арада ачыклана, чөнки күп очракта урлауга элек хөкем ителгәннәр бара. Алар беркайда да эшләми, ә наркотик «доза», аракы алыр өчен акча кирәк. Күбесен төрмә дә тәрбияли алмый.
Кайбер кешеләр, кинодан өйрәнепме, перчатка киеп эш итә. Тик белгеч әйтүенчә, аларны перчатка эчендә калган биологик эзләр буенча ачыклап була, мондый эзләр, мәсәлән, тәмәке төпчекләрендә дә кала. Алай да, идеаль, «чиста» эш итүче җинаятьчеләр буламы?
– Нинди дә булса эз барыбер кала. Мәсәлән, аяк киемнәре эзләре, беренче карашка, бер дә күренми кебек, әмма бу хаталы фикер. Кеше перчатка кигәндә дә эзләр калдырырга мөмкин. Базада ачыклангач, хокук сакчыларына җинаятьче исемен әйтәбез. Базада булмаса, шаһитлар белән сөйләшәбез, эзлибез. Ә кулга алгач, табылган эзләр буенча кабат экспертизалар ясыйбыз, – дип дәвам итте Алмаз Натиев.
Кат-кат бармак эзләре тикшерелә; аяк киемнәре, ишек йозагын ватканда калдырган эзләргә трасологик тикшерү уздырыла, наркотик матдәләргә экспертиза лабораториядә үткәрелә, пуля эзләрен баллистик тикшерү ачыклый, ә менә биологик экспертизаны Казанда гына ясап була икән. Барысы да раслангач кына, эш судка тапшырыла.
Түбән Камада утлы корал кулланучылар бик сирәк. Гадәттә, көнкүреш җинаятьләр теркәлә, мәсәлән, ике кеше «салып» утырганда, бәхәс чыгып, берсе икенчесен пычак белән чәнчи. Шулай да, җинаятьләрнең күпчелеге караклык белән бәйле. Җәй вакытында еш кына подъездлар эченнән велосипедлар урлыйлар. Әмма мондый караклар бик саксыз кылана, бармак эзләреннән тиз эләктерәләр.
Ә менә үтерү белән бәйле җинаять урыннарына барганда, эш күп була. Күптән түгел табылган бер мәет ваннада су эчендә бер атна яткан. Яшь ирнең йөрәге туктаган икән. Элемтәгә озак чыкмагач, туганнары полициягә хәбәр иткәннәр. Бу фатирда нинди ис торганын уйлап карагыз әле.
– Табигый үлем булгач, җинелрәк. Ә менә үтерелгән кеше фатирын биш атнадан соң ачып җибәргәч, анда эшләү авыррак, билгеле. Әмма тора-бара ияләшәсең икән, – ди Алмаз Натиев.
Ул сөйләгәндә, «Мондый хезмәтне башкарганда иң авыры нәрсә?» дигән уй тынгы бирмәде. Алмаз әйтүенчә, эшеңне яратсаң аның авырлыгы сизелми.

Лилия Заһретдинова

Булат Нәбиуллин фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев