Туган як

Чишмәсе һаман да челтер-челтер ага...

Хәзер Түбән Камада төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең үз җәмгыяте бар. Май аенда оешуга ук, татар авыллары турында мәгълүмат туплау юлларын эзли башладылар. Көзге утырышка җыелып, эш юнәлешләре буенча сөйләшүне дәвам итәчәкләр. Бетеп баручы авыллар да игътибардан читтә калмый, чөнки аларның тарихта үз эзе бар. Быел Кукмара якларындагы шундый язмышка дучар булган бер авылның бердәнбер яшәүчесе белән күрешергә насыйп булды.

1920 еллар ахырыннан башлап, республика буенча меңгә якын авыл һәм утар юкка чыккан. Әлеге саннарны Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре атый. Төп сәбәпләре күмәкләштерүдә, сусаклагычлар төзегәндә, су астында калуда диелә. Аларның күпмедер өлешен якындагы шәһәрләр йоткан, шул рәвешле, нефть-химия каласы үсә башлауга, Сүбәләк, Чәбия, Ильинка авыл булудан туктыйлар. Бу китапларда һәр авылның язмышы ачык чагыла. Бүгенге көнгә Кызыл Чапчак, Ташлык, Шәңгәлче, Каенлы, Түбән Чаллы, Зур Аты, Нариман, Үчкә, Ширәмәт, Келәтле турында язылганнары бар, исемлекне алга таба дәвам итәсе иде. Материал туплауга әзерлексез алынып булмый, чыганакларда казынырга кирәк. Хәзерге вакытта җәмгыять рәисе Айдар Хәмзин, Түбән Кама архивы хезмәткәрләре белән берлектә, республика милли архивына чыгу мөмкинлекләрен ачыклап йөри.  
Үзең күреп сөйләшүгә ни җитә! Быел җәй уртасында гаилә белән әтиебез нигезенә кайтып килдек. Оныкларыбыз нәсел башы бабайларының туган җирен күрсеннәр дидек. Әти йөз ел элек дөньяга килгән, сугышка китеп, Мәскәү фронтыннан яраланып кайткан Югары Оштармада күптән инде халык яшәми. Авылда җитмеш биштән узган Хәтимә апа берүзе гомер итә. Ул безне капка төбенә чыгып каршы алды. Бик кунакчыл, ачык йөзле, хәтере яхшы. Ишегалдысында келәм булып яшел ромашка үсә. Салкын тигәндә, кан басымы уйнаганда үләннәрдән шифа табам, ди ул. Өенең бер ягында меңьяфрак, сары мәтрүшкә, кычыткан киптерә, ә түшәм өрлегенә яшел миллек җыеп элгән (бу якларда каен себеркесен шулай атыйлар). Бер гасыр элек төзелсә дә, йорты торырлык әле. Ире Фәрит Габидуллин аңа алтмышынчы елларда хуҗа булган. 
Әллә ниләр сораштырыр идем, тик сүз төбен югалтасы килмичә, бар сөйләгәнен йотлыгып тыңлыйм. Фронттан китерелгән яралылар өчен караватлар куеп, сугыш чорында бу агач йортта госпиталь ачканнар. Архивларда моны раслаучы рәсми язулар бардыр, тик Хәтимә апа әйтә алмады, ә менә авыл халкының ырулык җепләрен, кемгә-кем туган тиешлеген яхшы белә. Зиратка бару юлында мәчетне искә төшереп үтте. Революциядән соң амбарга әйләндермәгәннәр, бер ягын – клуб, ә икенчесен мәктәп итеп кулланганнар. Зират капкасы яңа гына буялгандай. Авылдашларның нәсел дәвамчылары өмәгә кайтып торалар. Һәр май аеның соңгы якшәмбесендә Себер, Казан, Саба, Яр Чаллы, Түбән Кама якларыннан җыелып кайтып, каберләрне чистарталар, әрвахларга дога кылалар.  
Монда 1888 елда дөньяга килгән әбиебез Мәүгыйзә Хәсән кызы туксан яшендә җирләнгән. Рәттән генә әтиебезнең Хәйрулла, Сибагатулла, Ярмөхәммәт исемле әти- бабалары каберләре. Хәтимә апа бер зур ташны күрсәтте: үзе түгәрәк, гарәп хәрефләренә охшаш язуы танырлык түгел, агач чардуганы нык искергән. «Чын таш– архив ул», дия торган иде академик Миркасыйм Госманов язмалар эзе калган татар зиратлары турында. Каберташларны өйрәнү буенча 90 нчы еллар ахырында Кукмара төбәгенә өч экспедиция оештырылган, күршедәге Камышлы, Березняк, Чокырча авылы тирәләренә кадәр килеп җиткәннәр. Язмаларның XIX һәм XX  гасырларга караганы ачыкланган. Хәтимә апа бүгенгәчә укып бирүчене таба алмый, уелган газиз исемнәр рухына да дога җиткерелер иде, ди.
Авыл кайчан бетүгә киткән соң? Башлангыч мәктәп кенә булган монда, җидееллыкны Березнякка йөреп тәмамлаганнар. Төп сәбәп – эш юклыкта, ди авыл нигезен саклаучы. Сиксәненче елларга терлекчелек фермалары тулысынча таркалгач, күпчелеге тимер юл янындагы Кукмарага, ә кемдер урман хуҗалыгында эшләргә Лесхозга күчкән. Бүген бар җирне агач һәм куак баскан, кайчандыр халык йөреп торган кибет, клуб урыннарын һич таба алмадык. Өч йорт кына сакланып калган, аларга җәйләрен умарта тотучы күршеләре кайткалый. Хәтимә апаны да бөтенләй ялгыз калдырмыйлар, еш кына туганнары куна килә, азык-төлек китереп торалар. Ильич лампасының сүнгәне юк, чыбыклы телефонны соңгы елларда гына өздергән, кесәнеке җитә ди. Бәрәңгене бакча тутырып утыртмый икән инде, Фәрите ике ел элек бакыйлыкка күчкәч, сәламәтлеге какшаган. Гореф-гадәтләрне саклый, Коръән ашы җыеп, егермегә якын кунакны бәлеш белән сыйлаган. Баллонлы газ булса да, мичен сүтми.  
Инеш буйларын күрми китәбезме соң! Әби янына җәйгә генә кайта идек, югыйсә, ә чишмә сукмагы һаман төшләргә керә. Бер арттырусыз менә, нәкъ шагыйрь язганча, «ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде». Кисәк яңгыр сибәли башласа да, ипләп кенә атлауны дәвам итәбез. Яфраклар балачак хатирәләрен пышылдый кебек...Әнә ак башлы энем белән без, ике яктан әбинең кытыршы кулларына чат ябышып, Чокырча Сабантуена төшәбез. Аякта юка табанлы сандали булгангадыр, инеш салкыныннан шундый рәхәт. Күрше авылда әбине, коймак, дучмак, гөбәдия пешереп, кодагые көтә. Безгә күбрәк кашык тотарлык катык белән яңа аерткан сөт өсте ошый. Әбинең атлавыннан калмаска тырышсак та, аяклар чирәмгә бата. ..
Җәйге яңгыр тиз үтте, чишмә челтерәве ачыграк ишетелә башлады. Тирәлеген куе тал-тирәк баскан, шулай да сукмак бар, улагы да ныклы, суы һаман җырлап ага. Көмештәй йөгерек, саф, чиста булгангадыр, иң тәмле сый ул. Сулык – яшәү чыганагы шул, ата-бабалар белеп урнашкан. Чишмә бәреп чыккан тау итәкләре дә төз наратлары белән таң калдырырлык. Ташландык авыл дип әйтергә тел бармый. Соңгы вакытта халык мондый хозур урыннарга җәй үткәрергә булса да әйләнеп кайта башлады. Республика буенча өч меңнән артык авылның 10 процентына югалу куркынычы янавы турында мәгълүмат бар. 1930-90 елларда Түбән Кама районы җирлегендә 34 авыл юкка чыккан, диләр төбәкне өйрәнүчеләр. Шул санда тукталсын иде инде.                                                                                           Әлфия Хафизова.

Автор фотосы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: