Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Чират таксистларгамы?

Барып чыкса, Дума депутатлары тагын бер закон кабул итәргә уйлыйлар. Монысы таксистларга кагылачак.

Законның пунктлары бик күп, шуларның берсе аларның эш сәгатьләре турында. Яңа закон кабул ителә калса, таксистлар да көнгә сигез сәгать кенә эшләргә тиеш булалар, имеш.
Аларның көнгә уникешәр сәгать эшләгәне беркемгә дә сер түгел бит инде. Шулай булмаса, таксистларның чыгымнары, керемнәргә караганда күбрәк була. Ныгытып акча эшлим дисәң, кайсы гына өлкәдә дә «борын белән җир сөрергә кирәк». Шунсыз, эшләгән акчаң ипи-сөткә генә җитә.
Бу урында минем шуный әйтәсем килә: таксистларның шактые төп эшеннән соң, таксист булып «бомбить итәргә» чыга. Инде сигез сәгатен эшләп кайткан кеше, руль артына рәхәт тормышка чыдый алмаганга утыра микән? 40 мең эш хакының яртысын ипотекага, квартплатага түләргә киткәнен белүчеләр бармы соң? Әле 40 мең сум хезмәт хакы булса, бик сөенерсең! Күп очракта анысы да эләкми. Дәүләткә салынып ятмый, үз көнен үзе күрергә өйрәнгән замана яшьләре өчен сөенергә кирәктер бәлки? Алар бит «алтын яшьләр» кебек иң кыйммәтле машиналарын урам ярышларында җимерттермиләр, гаепсезгә кеше таптатмыйлар, наркотиклар кулланмыйлар... Бары тик гаиләләрен бераз кешечә яшәтәселәре генә килә. Ә гел таксист булып эшләүчеләр, нәкъ менә эш сәгатен үзләренчә көйли алганга йөриләр дә инде.
Аннан килеп, ГАИ белешмәләренә күз салсаң, анда таксистларга караганда «текә» автомобильләрдә йөрүчеләр, күбрәк авария ясый кебек тоела миңа.
Ярар, бу закон проекты да ахырына кадәр уйлап бетерелми, кабул ителмәс бәлки, дип ышанып калыйк әле. Моннан берничә ел элек такси машиналары ак яки сары төстә генә булырга тиеш, дип бер бәйләнеп караганнар иде бит. Законы кабул ителде, үтәлеше генә «так себе».
Ә безнең автобуслар йөрмәгән шәһәрдә, таксистлардан башка берничек тә барасы җиреңә барып, кайтасы җиреңнән кайтып булмый.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев