Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Чибәрләр дә, уңганнар да

Түбән Камада «KoVёR» яшьләр инициативалары үзәгендә «Чибәркәй» бәйгесе булды. Ул шәһәребездә 2008 елдан уздырылып килә. Быел биредә 22 гүзәл зат катнашты. Алар арасында мәктәп укучылары, һөнәри уку йорты студентлары, эшләүче кызлар бар иде. Бу атнада конкурсның сайлап алу этабы узды. Чибәркәйләр чын татар милләте вәкилләре - һәрберсе матур итеп туган...

Түбән Камада «KoVёR» яшьләр инициативалары үзәгендә «Чибәркәй» бәйгесе булды. Ул шәһәребездә 2008 елдан уздырылып килә. Быел биредә 22 гүзәл зат катнашты. Алар арасында мәктәп укучылары, һөнәри уку йорты студентлары, эшләүче кызлар бар иде. Бу атнада конкурсның сайлап алу этабы узды.
Чибәркәйләр чын татар милләте вәкилләре - һәрберсе матур итеп туган телдә сөйләшә, үзләре турында кызыклы, үзенчәлекле итеп презентация ясадылар. Уңганлыклары күренеп тора: үз куллары белән әзерләгән чәкчәк, «кош теле» кебек милли ашлар тәкъдим иттеләр.
 
Кызларга конкурс алдыннан өй эше дә бирелгән, алар Гомәр Бәшировның «Туган ягым - яшел бишек» романын укып килергә тиеш булган. Һәрберсенең укыганы, әзерләнгәне күренеп тора: сорауларга җавап бирделәр, өзекләрне оста итеп укыдылар.
Гүзәл затлар жюри әгъзаларына сәләтләрен дә күрсәтте. Барысын да булдыралар: җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр, пьесалардан өзекләр дә күрсәтәләр. Шуңа күрә икенче этапка узучыларны билгеләү җиңел булмады. Нәтиҗәдә, 14 кыз сайланды. Кол Гали исемендәге китапханәдә әдәби конкурс, «Туган ягым - яшел бишек» әсәрен анализлау планлаштырыла. Финал ноябрьнең икенче яртысында үткәреләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X