Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Чатыртауга да күтәрелделәр

Чаллы төбәге язучылары Азнакай шәһәренә барып, андагы истәлекле урыннарны карадылар, җирле халыкның кунакчыллыгын үз күзләре белән күреп кайттылар. Сәфәрчеләр арасында Түбән Кама вәкилләре дә бар иде.

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, танылган язучы Факил Сафин җитәкчелегендә мондый экскурсияләр, республиканың төрле төбәкләренә даими рәвештә оештырыла. Моның бер максаты республиканың истәлекле урыннары белән танышу, анда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен күреп кайту булса, икенчесе – иҗат әһелләрен рухи азык белән баету. Әлеге чираттагы сәфәр урыны итеп юкка гына Азнакай шәһәрен  сайламаганнар. Чыннан да, анда күрер, танышыр нәрсәләр байтак икән.
Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәттән җыелган «язучылар десанты» төркемендә Түбән Камадан Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Фәтхулла Абдуллин, Нурзия Мирхазова һәм Фәрит Имамов бар иде. Экскурсиягә бару өчен уңайлы автобус биреп ярдәм иткән Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимовка һәм каләм әһелләрен хөрмәтләп каршы алган, Азнакайның тарихи-мәдәни урыннарын, спорт-күңел ачу объектларын күрсәтеп, шәхсән үзе таныштырып йөргән Азнакай районы башлыгы урынбасары Дамир Гыйлаҗевка зур рәхмәт.
Язучылар Азнакай шәһәренең «Геройлар аллеясы»н күрделәр, тарихи экспонатларга бай музеенда булдылар, «Чатыр тау» комплексын һәм ачык һавада төзелгән бассейнны карадылар. Мәктәптә татар теле укытучылары белән очрашу да оештырылды хәтта. Соңыннан данлыклы Чатыртау түбәсенә күтәрелеп, күз күреме ераклыкка сузылган Азнакай киңлекләренә карап хозурландылар.
Әлбәттә, язучылар әлеге сәфәрдән күңелләре булып, зур рухи күтәренкелек алып, иҗатка тагын да ныграк омтылыш  белән кайттылар.
Фәрит ФӘЙЗЕТДИНОВ.
Фотода: мәшһүр Чатыртау түбәсендә.
Фаил Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев