Туган як

Чараларын алдан күрик

Ульян өлкәсендәге шәхси хуҗалыкларның берсендә Африка дуңгыз чумасы очрагы теркәлгән. Хәзерге вакытта өлкәнең ветеринар хезмәте әлеге йогышлы инфекция сәбәпләрен ачыклау белән шөгыльләнә, шулай ук авыру чыганагын бетерү буенча чаралар күрелә.

Африка дуңгыз чумасының Татарстанга үтеп керү куркынычы туу сәбәпле, Түбән Кама дәүләт ветеринар инспекциясе бүлеге авыру куркынычсызлыгы буенча барлык таләпләрне үтәүне сорый. Ә дуңгызларның кинәт үлү очраклары турында  44-71-32 (Түбән Кама ветеринария берләшмәсе) һәм 42-50-44 (дәүләт ветеринария инспекциясе бүлеге) номерларына шалтыратып, хәбәр итәргә кирәк.
Африка дуңгыз чумасы – йогышлы авыру, әмма кеше сәламәтлеге өчен куркынычсыз. Икътисади югалтуларга китерсә дә, аның таралуын бары тик карантин чаралары белән генә чикләргә мөмкин. 
Хәзерге вакытта шәхси хуҗалык тотучылар, эшмәкәрләр, дуңгызчылык хуҗалыклары җитәкчеләре белән әңгәмәләр уздырыла, белешмәлекләр таратыла. Дуңгызларны урамга чыгару тыела, аларны ябык бинада гына асрарга кирәк. Шәхси хуҗалык тотучылар да, эшмәкәрләр дә Россия Федерациясендә 2016 елның 18 июлендә кабул ителгән «Дуңгызлар асрау кагыйдәләре турында» Боерыгын мәҗбүри үтәргә тиеш.
Әнәс СӨЛӘЙМАНОВ, Дәүләт ветеринария инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге ветеринар инспекторы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: