Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Чакыра башлыйлар

2 октябрдән армия сафларына көзге чакырылыш кампаниясе башлана. Бу көздә РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итәргә 300ләп түбәнкамалыны җибәрү планлаштырыла. Түбән Камадан армиягә алынган егетләрнең күбесе Үзәк хәрби округ территориясендә хезмәт итәчәк. 80ләп егет, үзара килешенү нигезендә, Саратов өлкәсендәге стратегик максатлардагы ракета гаскәрләренең Тамань берләшмәсенә һәм 154- нче аерым Преображение...

2 октябрдән армия сафларына көзге чакырылыш кампаниясе башлана. Бу көздә РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итәргә 300ләп түбәнкамалыны җибәрү планлаштырыла.
Түбән Камадан армиягә алынган егетләрнең күбесе Үзәк хәрби округ территориясендә хезмәт итәчәк. 80ләп егет, үзара килешенү нигезендә, Саратов өлкәсендәге стратегик максатлардагы ракета гаскәрләренең Тамань берләшмәсенә һәм 154- нче аерым Преображение комендант полкына җибәреләчәк.
Чакырылучыларның беренче төркемен Татарстан Республикасының Казандагы җыелу пунктына октябрь ахырында җибәрү планлаштырыла. Барысы бергә 11 мәртәбә озату булачак. Хәрби
билеты булмаган һәм РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итмәгән, хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге түбәнкамалылар (1990-1999 елда туганнар) медицина комиссиясе узарга тиеш.
Комиссия, шимбә һәм якшәмбедән кала, көн саен 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр эшли. Адресы: Төзүчеләр поселогы, Центральная урамы, 86.

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев