Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бәйрәмнәр дәвам итә

Узган шимбәдә районыбызның ике авылында – Кызыл Чапчакта һәм Кече Җирекледә Сабантуйлар булып үтте.

Кызыл Чапчак авылында, һәр елдагыча, быел да Сабантуйны аталы-уллы Борһановлар оештырган иде. Алар барысы да үз эшләрен җиренә җиткереп, зур тырышлык белән башкардылар. Аеруча Галия исемле ханым бик тырышты. Ул үзе дә бик күп уеннарда катнашып, башкаларга үрнәк күрсәтеп ничек башкарырга, ничек эшләргә икәнен тәфсилләп аңлатып йөрде. Уеннарда катнашучылар алардан бик канәгать калдылар. Кызганычка каршы фамилиясен сорарга онытканмын. Башка оештыручылар да үз эшләрен намус белән башкардылар. Барысының да исемнәрен санап чыгу мөмкин түгел, мине гафу итсеннәр.
Мин үзем, көрәш ветераны буларак, һәр бәйрәмдә көрәш бәйгеләрен карарга яратам. Кызыл Чапчак мәйданында көрәш дүрт төркемдә узды. 18 яшькә кадәргеләр арасында Түбән Уратмадан Тимерхан Әмирханов җиңүче булды. Ә авылның үз көрәшчеләре ярышында Рәмис Сәламов батыр калды. Көрәш ветераннары арасында Тобадан Нәкыйф Әхмәтов җиңү яулады. Гомуми көрәштә «абсолют батыр» исеменә Трудовой поселыгыннан Вадим Демидов лаек булды. Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Шул ук көнне кичен Кече Җирекле авылында да бик матур Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмне оештыручылар үзләреннең бурычларын зур осталык белән башкарып чыктылар. Авыллары бик зур булмаса да, финанс яктан да мөмкинлек тапканнар: уеннарда катнашучы һәр кешегә дә бик әйбәт, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Кече Җирекле клубы мөдире Флера Облакова, Роза Маркова үзләренең ярдәмчеләре белән, бу бәйрәмне ел саен зур әзерлек белән үткәрәләр. Халык анда рәхәтләнеп ял итә, концерт карый, уеннар өлешен оештыруга Вәсилә Исмәгыйлева һәм Рөстәм Әсәдуллин зур көч куйдылар. Мәйданда Сабантуй беткәнче җыр-моң тынмады. Матур-матур җырлар һәм биюләр караңгы төшкәнче дәвам итте.
Ә көрәшкә килгәндә, аны һәрвакыттагыча Виктор Шадрин алып барды. Минем үземә көрәш хөкемчесе булу йөкләнде. Көрәш, әлбәттә, кечкенә малайлардан башланды. Алар башта бераз каушап утырсалар да, соңыннан кыюланып, әйбәт кенә көрәшә башладылар. Араларында көрәштә тәүге адымнарын атлаучылар байтак иде. Мин аларга сөлгене ничек итеп тотарга, ничек күтәреп алырга икәнен күрсәткәч, күбесе бик тиз отып алып, матур гына көрәшә дә башладылар. Әти-әниләре көч-куәт биреп торды.
Шулай итеп, көрәштә балалар да, зурлар да күп катнашты. Төп көрәштә зурлар арасында Рамил Минабетдиновка (Түбән Уратмадан) тиңнәр булмады. Ул абсолют батыр булып калды. Икенче урынны – Трудовой  бистәсеннән Вадим Демидов, өченче урынны Шәңгәлчедән Наил Зәйнуллин яулады.
Рафаил ХӘЙРУЛЛИН, көрәш ветераны.
Автор фотолары.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев