Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бәйрәм төсе алган ярыш

8 февраль көнне Түбән Камада «Россия чаңгы юллары 2020» массакүләм чаңгы ярышлары узды. Инде ун елдан артык үткәрелеп килүче ярышларда, барлыгы 8 меңнән артык түбәнкамалы катнашкан.

Мәктәп укучылары, студентлар, шәһәребезнең төрле предприятиеләрендә эшләүчеләр һәм актив ял рәвешен үз иткән шәһәрдәшләребез бу көнне чаңгы юлына басты. Быел стартлар Татарстанның 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына да багышланды. Әзерлекле спортчылар 5 километр юл үтсә, чарада катнашучылар 1,5 километрда узыштылар.
Шәһәрдәшебез Наилә Сәхәбиева да кечкенәдән үк чаңгыда шуарга яратуы хакында сөйләде. «Чаңгыда шуу сәламәтлекне ныгыта, кәефне күтәрә. Вакыт булганда болай да чаңгыда йөрергә чыгам», – ди ул. 67 яшьлек түбәнкамалы Владимир Тарасов җәйләрен җиңел атлетика белән шөгыльләнсә, кышын чаңгыда йөрергә ярата. «Спорт – минем яшәү рәвеше. Чаңгы ярышында ел саен катнашам», – ди.
Бәйрәм төсе алган чара ахырында җиңүчеләргә генә түгел, иң өлкән һәм иң кечкенә чаңгычыларга да кубоклар, Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фото e-nkama.ru сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев