Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бәйрәм матур узды

«Берегиня» пенсионерлар клубы «Шәфкатьлелек» үзәгендә ял итүчеләр өчен концерт куйды. Андагы хатын-кызларны бәйрәм белән дә котладылар. Шаян тамаша, җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барган чара ике сәгать дәвам итсә дә, беркем дә вакытның узуын сизмәде.

Шулай ук чарада клуб дуслары  –Олег Корнилов җитәкчелегендәге «Шанс» коллективы, «Күгәрчен күзе» ансамбле артистлары катнашты. Яшь җырчы Мансур Заһитов чыгышын да тамашачылар бик җылы каршы алдылар, «Эх, сез, матур кызлар!» җырына биергә дә чыктылар. 
Ял итүчеләр арасында ветеран, 60 ел мәгариф өлкәсендә эшләгән Суфиян ага Минһаҗев та бар иде. Ул артистларның чыгышларына соклануын белдерде һәм барысы исеменнән рәхмәтен җиткерде. 
Икенче көнне бәйрәм концерты «Берегиня» клубы хатын-кызлары өчен оештырылды. Красный Ключ бистәсендәге «Мирас» мәдәният йортында узган бу чараны Олег Корнилов һәм китапханә мөдире Илсөяр Җаббарова алып бардылар. Матур теләкләрен клуб җитәкчелеге дә җиткерде. Бәйрәм очрашуы табын янында тәм-томнар белән чәй эчү белән дәвам итте.
Земфира РӘХИМОВА, «Берегиня» пенсионерлар клубы җитәкчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев