Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бәйрәм иткәннәр

Төзүчеләр урамындагы 50-54 нче йорт ишегалларында төзекләндерү эшләре тәмамлануын билгеләп үттеләр. Бер айдан артык хезмәт куйган эшчеләр өчен тәм-томнар белән чәй табыны әзерләделәр.

1990 нчы еллар башында әлеге йортлар төзелгәч, мондагы юллар яңартуны күрмәде. Быел исә бер ай эчендә юллар киңәйтелде, асфальт салынды, тротуарлар яңартылды, бордюрлар һәм пандуслар куелды.  
«Алексеевскдорстрой» җәмгыяте мастеры Айдар Вәлиев әйтүенчә, йортларда яшәүчеләр дә ярдәм иткән, мәсәлән, эшләр барган вакытта, машина хуҗалары тимер атларын башка урынга күчергәннәр.
Якында гына «Надежда» тернәкләндерү үзәге урнашкан. Ә бу – анда дәваланучы балалар үзенчәлекләрен исәпкә алу кирәк дигән сүз. Директоры Нина Буханова фикеренчә, барлык таләпләр дә тиешенчә үтәлде. Йортлар ишегалларында тиздән эскәмияләр урнаштырылачак, җирле террториаль-иҗтимагый үзидарә советы откан грант акчасына балалар мәйданчыгы яңартылачак. 
Өч ел эчендә Түбән Камада 219 ишегалды төзекләндерелгән. Быел планга кертелгән 36 ишегалдының 11е яңартылып, куллануга тапшырылган. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев