Туган як

Бәйрәм дә иттеләр, өйрәнделәр дә

Тынычлык проспектындагы 37 нче йорт янында балаларның «Ишегалды бәйрәме» узды.

Әлеге бәйрәмне шәһәр Советы депутатлары Г.Мөҗипова, С.Пархоменко, «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте, «ПЖКХ-7» ҖЧҖ директоры Р.Җәмилов оештырды. Нәкъ менә аларның тырышлыгы белән ишегалдында «Юл-транспорт хезмәте» балалар уен комплексы барлыкка китерелде. Хәзер балалар ЮХИДИ инспекторлары булып уйный һәм, шул ук вакытта, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен дә ныгыта алалар. 
Мәйданчыкны ачу тантанасына чакырылган аниматорлар балаларның кәефен күтәрде. Ә ЮХИДИ бүлегенең пропаганда инспекторы Алинә Гыйльметдинова һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Түбән Кама бүлекчәсе начальнигы Илсөя Сафонова юл хәрәкәте кагыйдәләре турында танып-белү викторинасы үткәрде. Иң актив катнашучы сабыйларга һәм аларның әти-әниләренә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча яктырткыч билгеләр һәм юл хәрәкәте куркынычызлыгына карата китаплар тапшырылды.
«Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе матбугат хезмәте.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: