Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бәйрәм белән!

Кадерле карендәшләр, хөрмәтле түбәнкамалылар!

Сезне Яңа ел бәйрәме һәм якты киләчәккә ышаныч тудыручы Раштуа уңаеннан чын күңелдән котлыйм. Алдан алты атна ураза тотып, тәннәрне дә, җаннарны да сафландырып, елыбыз да җан тынычлыгы, күңел сафлыгы белән килсен. Коткаручы туганда күк йөзендә хасил булган Вифлием йолдызы нуры күңелләрдә якты киләчәккә өмет балкытсын. Без, керәшеннәр, яңа елыбыздагы беренче бәйрәм булган Раштуага, элгәредән килгән йолаларыбызга тугрылык саклыйбыз һәм аларны хәзерге вакытта да үтибез, шул ук вакытта һәр кешегә туганнарча карашыбыз, эчкерсез, кунакчыл булуыбыз белән аерылып торабыз. Бу асыл гадәтебез гасырлардан гасырларга безне бердәм һәм тату халык итеп яшәтә. Йөрәкләребездән игелек, мәрхәмәт, сабырлык хисләре китмәсен иде. Яңа 2019 елда сезнең барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, иминлек, муллык телим! 
Тамара БАҺАВЕТДИНОВА, Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте рәисе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев