Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Быелгы иң актив штаттан тыш хәбәрчебез

«Туган як» газетасында күп еллар дәвамында күркәм гадәт яши: ел ахырындагы соңгы санда Николай Кузнецов исемендәге бүләккә ия булучы иң актив штаттан тыш хәбәрчебезнең исемен игълан итәбез. Һәм менә ул көн килеп җитте...

Быел, мәгълүм сәбәпләр аркасында, штаттан тыш хәбәрчеләребезнең барысын бергә җыеп, «Түгәрәк өстәл артында сөйләшү» мөмкинлеге булмады. Шулай да, редакция хезмәткәрләре, быелгы иң актив штаттан тыш хәбәрчебезне билгеледек.

Бу бүләккә быел, һич икеләнүләрсез, Земфира Гарифуллинаны лаек дип таптык. Һәм, әлбәттә, Земфира Шаһитовнага редакциянең бүләген һәм Диплом тапшырдык. Аны әлеге жиңүе белән тагын бер мәртәбә котлыйбыз, киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез!

Моннан тыш, газетага язган кызыклы мәкаләләре, тирән эчтәлекле язмалары өчен Фәрит Вагыйзов, Рәсимә Нәбиуллина, Земфира Рәхимова, Нурзия Мирхазова, Илдар Хәйруллин, Кәүсәрия Шәйдуллина, Мансур Ганиев, Гүзәлия Гыйбадуллина, Суфиян Минһаҗев, Инсаф Кашапов, Мирзанур Шәймурзин һ.б. исемнәрен дә бигеләп узу урынлы булыр. Иҗади активлыклары өчен аларга бик зур рәхмәт! Штаттан тыш хәбәрчеләребездән алга таба да кызыклы язмалар көтәбез. Ә Кузнецов исеменә конкурс киләчәктә дә дәвам итәр.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев