Туган як

Быел яз иртә килү сәбәпле, талпаннар да иртә уянды

Талпаннар тереклек итү өчен 1-3 градус җылы булу җитә.

Әлегә талпаннан зыян күрүчеләр юк. Бу турыда республиканың «Роспотребнадзор» идарәсе хәбәр итә.

Әгәр сезгә талпан кадалса, үзегез алырга тырышмыйча, кичекмәстән травмпунктка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Түбән Камада узган ел талпан тешләүнең беренче очрагы апрель уртасында гына ачыкланган булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: